tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен ачу тантанасында катнашты
Васил Шәйхразыев Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен ачу тантанасында катнашты

Васил Шәйхразыев Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен ачу тантанасында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәрендә. Биредә ул «Традиционные религии – за сильную Россию: Историческое и духовное наследие Ислама как фактор единения народов России» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен ачу тантанасында катнаша.

Васил Шәйхразыев делегатларны һәм шәрәфле кунакларны Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләде.

– 2022 ел татар милләте һәм Россия Федерациясе өчен зур вакыйгаларга бай булды: Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан бездә һәм чит илләрдә күп чаралар һәм проектлар тормышка ашты. 9 декабрьдә әлеге чараларны йомгаклау тантанасы Мәскәүдә узачак, – дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук Васил Гаязович Санкт-Петербург шәһәренең мөселманнар, аерым алганда, татар халкы тарихында зур урын алып торганын әйтте. Чөнки биредә 1905 елда Россияда беренче татар телле һәм беренче мөселман газетасы – “Нур”  нәшер ителә башлый, әлеге җирлек Г.Тукай, Г.Баязитов кебек бөек шәхесләребез белән дә бәйләнешле. Ул Санкт-Петербург шәһәренең тарихи Җәмигъ мәчетенең киләсе елда үзенең 110 еллыгын билгеләп үтәчәген ассызыклады.

Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен ачу тантанасында РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Альбир хәзрәт Крганов, Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк- Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Панчеев  һ.б. катнашты.

Әлеге чарага 17 илдән һәм Россиянең 20 төбәгеннән делегатлар һәм кунаклар килде. Конференция Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында уза. Конференцияне Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте һәм Санкт-Петербург Хөкүмәте ярдәме белән Россия мөселманнарының Диния нәзарәте оештыра.

«Традиционные религии – за сильную Россию: Историческое и духовное наследие Ислама как фактор единения народов России» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Айнур хәзрәт Биргалин, Луганск Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Эльдар хәзрәт Гамбаров һ.б. чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*