tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Донбасс татарлары белән очрашты
Васил Шәйхразыев Донбасс татарлары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Донбасс татарлары белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Луганск Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Донбасс татарлары белән очрашты. Очрашу Алчевск шәһәренең үзәк китапханәсендә узды. Чараның модераторы «Таң» Алчевск шәһәр Татар мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Флюр Карачурин булды.

Чарада Перевальск, Брянка, Стаханов, Красный Луч, Алчевск, Луганск шәһәрләрендә яшәүче татарлар, шулай ук җирле шәһәр администрациясе, шәһәр һәм район мәдәният һәм мәгариф идарәләре вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында Алчевск шәһәре тарихы һәм шәһәр төзелешендә татарларның роле турында презентация күрсәтелде. Чарадагы рәсми чыгышлар музыкаль номерлар белән чиратлашып барды.

Луганск халык иҗаты үзәге директоры Василий Яровой үз чыгышында татарлар тарафыннан үткәрелә торган чаралар турында һәм татарларның шәһәр бәйрәмнәрендә актив катнашуларын билгеләп узды.

Соңрак сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул кунакчыллык өчен рәхмәтләр белдереп җыелган халыкны якынлашып килүче бәйрәм – Җиңү көне белән котлады. “Бөек Ватан сугышы вакытында төрле милләт вәкилләре иңгә-иң торып Ватанны якладылар. Бүген безнең яшьләребез дә илебез сагына басып үз батырлыкларын раслый”, – диде Васил Шәйхразыев. Шулай ук Милли Шура рәисе махсус операциядә Татарстан хәрбиләре дә катнашуын, алар арасында үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелгән ике батыр булуын да билгеләп үтте.

Үз чыгышында Васил Шәйхразыев Татарстан турында сөйләде, республика Президентының эш визиты белән кайда гына барса да җирле татар активы белән очрашу өчен һәрвакыт вакыт табуын билгеләп үтте. Шулай ук Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу, Бөтендөнья татар конгрессына нигез салынуның 30 еллыгы, халыкара шахтерлар Сабан туе һәм башка чаралар турында да сөйләде. Үз чыгышы ахырында Луганск җирендә уртак республика Сабан туен үткәрергә тәкъдим итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*