tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Самарага бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Самарага бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Самарага бара

Күптән түгел Самара өлкәсенең Гали мәктәбе укытучылары, тәрбиячеләр, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы һәм “Мирас” фольклор төркеме әгъзалары Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булды. Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова бик тә нәтиҗәле очрашу оештырдылар.

Бүген исә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Самара өлкәсенә бара. Биредә ул татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашулар үткәрәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*