tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Ифтар бәйрәме”ндә җиңү яулаган балаларны бүләкләде
Васил Шәйхразыев “Ифтар бәйрәме”ндә җиңү яулаган балаларны бүләкләде

Васил Шәйхразыев “Ифтар бәйрәме”ндә җиңү яулаган балаларны бүләкләде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев бүген эш сәфәре белән Чувашия Республикасында. Шыгырдан авылында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм бөек шагыйрь Г.Тукайның туган көненә багышланган Республикакүләм балалар ифтары узды.

“Ифтар бәйрәме” башланыр алдыннан балалар алты номинация буенча көч сынашты.  Алар Ислам дине нигезләре, Болгар тарихы буенча белемнәрен күрсәтте, мөнәҗәтләр әйттеләр, Рамазанга багышланган шигырьләрне, Тукай әсәрләрен сөйләделәр, Коръән уку буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Чарага 17 мәхәлләдән 300 бала җыелган иде. Катнашучыларның барсына да Чувашстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләре тапшырылды. Васил Шәйхразыев җиңү яулаган сабыйларны уңышлары белән котлады.

Бүләкләү тантанасы тәмамланганнан соң, Милли Шура рәисе Ифтар мәҗлесендә катнашты.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*