tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырлайда бөек шагыйрь Г.Тукайга багышлап шигырь бәйрәме узды
Кырлайда бөек шагыйрь Г.Тукайга багышлап шигырь бәйрәме узды

Кырлайда бөек шагыйрь Г.Тукайга багышлап шигырь бәйрәме узды

Бүген, 26 апрель көнне, татар әдәбиятының бөек классигы Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Казанда һәм  илебезнең башка шәһәрләрендә, чит илләрдә шагыйрьнең иҗатына багышланган чаралар уздырыла.

Шулай ук бүген Габдулла Тукайның туган ягы – Яңа Кырлай авылында күренекле сәнгать әһелләре һәм киң җәмәгатьчелек катнашында шигърият бәйрәме узды. Тантаналы чара Габдулла Тукайның дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы территориясендә оештырылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм башка дәүләт эшлеклеләре катнашты. Кунаклар шагыйрьнең музей комплексында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*