tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Марий Эл Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтендә булды
Васил Шәйхразыев Марий Эл Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтендә булды

Васил Шәйхразыев Марий Эл Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Йошкар-Ола шәһәрендә.

Биредә Васил Шәйхразыев Марий Эл Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтендә булды. Аны Диния нәзарәте рәисе, мөфти Фәнүс хәзрәт Сәлимгәрәев каршы алды. Дога кылганнан соң Милли Шурасы рәисе мәчет эшчәнлеге белән танышты.

Мари Республикасы мөселманнары төбәк Диния нәзарәте 1999 елда оештырыла. Татар халкының милли кыйммәтләрен саклау һәм дини-рухи тәрбия бирү максатында Республика татар мәдәнияте үзәге һәм Мари Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куела. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*