tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Мордовиянең “Умырзая” татар ансамбленә сертификат тапшырды
Васил Шәйхразыев Мордовиянең “Умырзая” татар ансамбленә сертификат тапшырды

Васил Шәйхразыев Мордовиянең “Умырзая” татар ансамбленә сертификат тапшырды

Бүген Мордовиянең Ләмбрә районында XII Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе гөрли. Милли бәйрәмебезнең рәсми ачылышы иртәгә – 2 июль көненә билгеләнгән булса да, бүген Россиянең 30дан артык регионыннан җыелган кунаклар Татарстанның сәнгать осталары катнашында бәйрәм концерты белән хозурланды.

Бәйрәм чарасы башланганчы Россия өлкәләреннән җыелган кунакларны һәм Ләмбрә районы халкын

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Мордовиянең Хөкүмәт рәисе Владимир Сидоров сәламләделәр.

Үз чыгышында Милли Шура рәисе Сабантуйның географиясе елдан-ел киңәюе турында һәм милли бәйрәмебезнең бөтенроссия масштабында беренче тапкыр Мордовия җирендә узуын ассызыклады.

“Монда команда төпле, татарлар белән бердәм, шуңа күрә иң беренче чиратта Мордовия Республикасы башлыгы Артём Здуновка һәм Хөкүмәт рәисе Владимир Сидоровка зур рәхмәтебезне җиткерәм. Сабантуй безне берләштерсен, тарихыбызны сакларга, татар булып калырга мөмкинлек бирсен”, – дип сөйләде Васил Шәйхразыев.

Үз чыгышын тәмамлап Милли Шура рәисе Мордовиянең Ләмбрә районы “Умырзая” җыр һәм бию ансамбленә милли киемнәр тектерү өчен сертификат тапшырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*