tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев «Раббани» мәчете төзелеше уңаеннан истәлек ташын куюга багышланган тантанада катнашты
Васил Шәйхразыев «Раббани» мәчете төзелеше уңаеннан истәлек ташын куюга багышланган тантанада катнашты

Васил Шәйхразыев «Раббани» мәчете төзелеше уңаеннан истәлек ташын куюга багышланган тантанада катнашты

Бүген Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Уфа районы Зубово авылында «Раббани» мәчете төзелешен башлап җибәрү уңаеннан истәлек ташын куюга багышланган тантаналы чарада катнашты. Бу авыл тарихында беренче һәм өр-яңа мәчет булачак.

Чара барышында вице-премьер җыелган кунакларны һәм авыл халкын шушы бәйрәм көне белән тәбрикләде һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә истәлекле бүләк тапшырып республика җитәкчесенең котлавын җиткерде. “Илнең иң борынгы ислам үзәген җитәкләргә алынуыгыза 40 елдан артык вакыт үтте. Бу еллар Сезнең милләтләр һәм диннәр арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүгә һәм илнең алгарышына, мәгърифәтне үстерүгә, тынычлыкны ныгытуга лаеклы өлеш кертү дип бәяләнгән киң колачлы эшчәнлек алып баруыгыз белән истәлекле”, – диелгән әлеге котлауда.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*