tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев якут ватандашлары форумының пленар утырышында катнашты
Васил Шәйхразыев якут ватандашлары форумының пленар утырышында катнашты

Васил Шәйхразыев якут ватандашлары форумының пленар утырышында катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Саха (Якутия) Республикасында. Бүген ул якут ватандашларының беренче форумының пленар утырышында катнашты. Чара башланыр алдыннан, Вице-премьер Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев белән очрашты. Алар Татарстан көннәренә әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алышты. Җитәкчеләр тарафыннан башкарылган эшләргә югары бәя бирелде.

Васил Шәйхразыев якут ватандашларының беренче форумының пленар утырышында делегатлар алдында чыгыш ясады. Ул Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге, чит төбәкләрдә яшәүче татарларны берләштерү тәҗрибәсе белән таныштырды.

Якутск шәһәрендә якут ватандашларының I форумы 23 июньнән 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Форумда Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Россотрудничество вәкилләре, Россия ватандашларының Бөтендөнья Координация советы әгъзалары, Россия Федерациясе регионнарында һәм чит илләрдә якут иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары, Якутия диаспорасының күренекле вәкилләре, шулай ук региональ башкарма хакимият органнары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, блогерлар һәм журналистлар катнаша.

Программада: “Халык дипломатиясе – дуслык һәм хезмәттәшлек күпере” пленар утырышы, «Дөнья җәмәгатьчелеге объективында Якутия мәдәнияте», «Мәңгелек тере мирас – туган телне һәм тарихи хәтерне саклау», «Яңа чикләр: хезмәттәшлек өчен мәйданчыклар эзләү» түгәрәк өстәлләре, якутларның чит илләрдәге һәм төбәкләрендәге иҗтимагый берләшмәләрен тәкъдим итү, ватандашларның координацион советы утырышы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*