tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: 30 еллык сикәлтәле юл

ВИДЕО: 30 еллык сикәлтәле юл

Татарстанда фермерлык хәрәкәте башлануга 30 ел. Фермерлар ничек итеп колач җәйде, нинди авырлыклар аша узды, нинди уңышларга иреште? Казанда Корстон үзәгенә зур тәҗрибә туплаган иң алдынгы фермерлар җыелды.

91 нче елда республикада 260 фермер теркәлгән.  Нибары 800 гектар җирләре булган. Хәзер исә 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы исәпләнә, алар 500 мең гектардан артык җирнең хуҗасы.

Алексеевский районыннан Илшат Гомәров утыз ел элек эшне башлаганда  күп киртәләр аша үтә, хәтта тиз генә баеп китәргә исәпләгән кулак дигән сүзләрне дә ишетә. Ярдәмен күргәч, авылдашларының да карашы үзгәрә.

Республикада фермерлык хәрәкәте башлануның 30 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Соңгы казанышларны чагылдырган, фермерлар продуктларыннан торган күргәзмә оештырдылар. Фермерлыкны башлап җибәрергә булышкан Минтимер Шәймиев белән Рөстәм Миңнехановка байтак рәхмәтләр әйтелде. Хәзер республиканың фермер, крестьян һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары берләшмәсе Росссиядә иң яхшылардан санала.

Фермер, крестьян хуҗалыклары тулаем авыл хуҗалыгы продуктларын яртысыннан артыгын җитештерә. 2019 елда үсеш 113 процентка җиткән. Терлекчелектә үсеш 127 процент. Фермерлар дәүләт ярдәмен һәрдаим тоеп яшиләр, грант ярдәменнән файдаланалар.

Тантанада үз эшләренең осталары булып җитлеккән 200дән артык хуҗалык җитәкчесе һәм фермерлык династиялсе бүләкләнде. Республиканың фермер, крестьян һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары берләшмәсе җитәкчелеге игенчеләргә, терлекчеләргә элеккечә  ярдәм күрсәтергә ышандырды. Авылның өметле киләчәге алар кулында бит.

 Дмитрий Второв, Сергей Павлухин

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*