Камәрия Хәмидуллина -Татарстанның халык укытучысы, озак еллар дәвамында Казандагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче санлы татар гимназиясенең элеккеге директоры. Татар телен саклап калу, балаларга туган телен өйрәтү өчен җаны-тәне белән тырышып йөргән милләтпәрвәр.