tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа татар зиратының борынгы кабер ташлары турында мәгълүмат китап итеп басылган
Яңа татар зиратының борынгы кабер ташлары турында мәгълүмат китап итеп басылган

Яңа татар зиратының борынгы кабер ташлары турында мәгълүмат китап итеп басылган

Казан шәһәре Яңа татар зиратының 1929 елга кадәр куелган бөтен кабер ташлары турында мәгълүмат китап итеп басылган.

2017 елда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Яңа татар зиратын тулысынча өйрәнгән иде. 6 ел вакыт узгач, әлеге хезмәт быелгы җәйдә «Казанның Яңа татар бистәсе зираты эпиграфик истәлекләре» дип исемләнгән китап булып чыкты.

Китапка 1929 елга кадәр куелган бөтен кабер ташларының хәзерге татар телендә укылышы, фоторәсеме кергән. Шулай ук басмада зиратның 37 участокка бүленгән картасы бирелгән. Ташлар турында мәгълүмат участоклар буенча тупланган. Укучы һәр ташның зиратта якынча кайсы урында торганын белә ала.

«Китапка 1425 таш керде. Мондый күләмле хезмәтнең булганы юк иде. Күренекле шәхесләрнең ташларын өйрәнгән галимнәр булды, ләкин моңарчы зират тулысынча өйрәнелмәгән. Ни өчен 1929 елга кадәрле вакыт алынган, дигән сорау туарга мөмкин. 1930нчы елларда ташлар кириллицада языла башлый. Без борынгы язмаларны колачларга булдык», – диде Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, китапның авторы Айдар Гайнетдинов.

Кушымтада соңгы елларда юкка чыккан ташлар турында да мәгълүмат бар. «Зират элегрәк өлешчә өйрәнелгән иде. Без тикшергәндә кайбер ташларны тапмадык. Алар турындагы мәгълүматны алдарак басылган хезмәтләрдән алдык. Сүз югалган берничә дистә таш турында бара. Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри кебек шәхесләрнең ташлары алыштырылган. Без аларның беренче вариантын да кушымтага керттек», – диде Айдар Гайнетдинов.

Китаптан мәгълүмат табуны җиңеләйтү өчен, Яңа татар зиратында 1929 елга кадәр җирләнгән кешеләрнең исемлеге алфавит тәртибендә аерым да бирелгән. Шулай ук географик күрсәткеч ясалган. «Кайбер ташларда мәрхүмнең туган җире язылган. Татарстан районнарыннан, Әстерхан, Оренбург, Троицк якларыннан килгән шәхесләрне ачыкладык», – диде китап авторы.

Кушымтада еллар күрсәткече аерым игътибарга лаек. Биредә кайсы елларда күпме кеше җирләнгәнен күреп була. «Каберләрнең иң күбе 1921-1922 елгы ачлык вакытына туры килә. Димәк, бу елларда үлем-китем күп булган», – диде Айдар Гайнетдинов.

Китап 100 данә тираж белән басылган. Кызыксынган кешеләр авторның үзенә мөрәҗәгать итә ала.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*