tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Йолдызлык» фестивале яңа сезон алдыннан традицион мастер-класслар сериясен башлый
«Йолдызлык» фестивале яңа сезон алдыннан традицион мастер-класслар сериясен башлый

«Йолдызлык» фестивале яңа сезон алдыннан традицион мастер-класслар сериясен башлый

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале традицион мастер-класслар сериясен башлап җибәрә. Әлеге осталык дәресләре һәм проектның танылган жюри әгъзалары белән иҗади очрашулар, традиция буенча, яңа сезон алдыннан оештырыла.

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр дирекциясе яңа XXIII сезонга әзерләнә. Якын арада гариза бирү кампаниясе башлану турында игълан ителәчәк», дип хәбәр итә»Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте матбугат хезмәте.

Яңа сезонның иҗади очрашулары бу атнада башлана. Беренче мастер-класс 16 декабрьдә Түбән Кама Халык иҗаты йортында үтәчәк. 17 декабрьдә Менделеевск районының мәдәният йортында, 22 декабрьдә Кайбыч авылында һәм 23 декабрьдә Апаста оештырылачак.

Танылган сәхнә осталары һәм сәнгать эшлеклеләре яшь талантларны эстрада сәнгате төрләре — вокал, хореография һәм конферанс үзенчәлекләре белән таныштырачак. Экспертлар дөрес иҗади юнәлеш һәм теге яки бу номерны яхшырту буенча киңәшләр бирәчәк.

Мастер-класслар һәм иҗади очрашуларда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов; ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире Алина Ивах; «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Платонов катнаша.

Жюри әгъзаларының планы – яңа сезон башланганчы Татарстанның мөмкин кадәр күбрәк районнарын колачлап, мөмкин кадәр күбрәк иҗади очрашулар оештыру.

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале кысаларында 2023 елда 10 зона этабы узачак. Аларның берсе беренче тапкыр Алексеевскта оештырыла. Шулай ук, сайлап алу турлары Казанда, Яр Чаллыда, Яшел Үзәндә, Лениногорскта, Менделеевскта, Мамадышта, Олы Әтнәдә, Олы Кайбычта һәм Сарман районының Җәлил поселогында да үтәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*