tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Ослан мөхтәсибәтендә Коръән бәйгесе һәм викторина үтте
Югары Ослан мөхтәсибәтендә Коръән бәйгесе һәм викторина үтте

Югары Ослан мөхтәсибәтендә Коръән бәйгесе һәм викторина үтте

7 март көнне Югары Ослан мөхтәсибәтенең “Салихҗан” мәчетендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында мәчетләрдә татар телен өйрәнүче балалар белән күркәм дини чаралар үтте.

Әлеге чара балаларга кыска гына вәгазь-нәсыйхәт, тарихи вакыйгалар белән бәйле Шәһре Болгар җирлеге турында презентация – Болгар халкының тормышы, яшәү рәвеше, аларның ислам динен кабул итүләре турында иде. Балалар арасында Коръән сүрәләрен уку бәйгесе һәм “Мин Шәһре Болгар турында нәрсә беләм” темасына викторина уздырылды, һәр җиңүчегә һәм катнашучы балаларга мөхтәсибәт тарафыннан төрле-төрле призлар, бүләкләр тапшырылды. Чаралар җәмәгать белән өйлә намазын укып, тәмле чәйләр белән тамамланды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*