tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Г.Тукай музеенда Бакый Урманченың татар шагыйре әсәрләренә иллюстрацияләрен тәкъдим итәчәкләр
Г.Тукай музеенда Бакый Урманченың татар шагыйре әсәрләренә иллюстрацияләрен тәкъдим итәчәкләр

Г.Тукай музеенда Бакый Урманченың татар шагыйре әсәрләренә иллюстрацияләрен тәкъдим итәчәкләр

18 нче мартта Габдулла Тукай әдәби музеенда «Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай» дип исемләнгән күргәзмә ачыла.

Экспозициягә килүчеләр Бакый Урманченың танылган татар шагыйренең төрле әсәрләренә багышланган рәсемнәрен карый алачак, алар арасында «Шүрәле», «Печән базары, яки Яңа Кисекбаш» поэмалары, «Казан вә Кабан арты», «Мулла» һәм «Фәкыйрь» шигырьләренә иллюстрацияләр бар.

Моннан тыш, күргәзмәдә рәссамның Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романына һәм татар шагыйре Дәрдемәнд шигырьләренә язылган рәсемнәрен дә күрергә мөмкин булачак. Шулай ук күргәзмә кунакларына ТР Милли музее фондларыннан рәссамның документлары, хатлары һәм фоторәсемнәре тәкъдим ителәчәк.

Экспозиция 14:00 сәгатьтә ачылачак.

Проект татар рәссамы, сынчы, ТАССР һәм РСФСРның халык рәссамы Бакый Урманченың тууына 125 ел тулуга багышлана, дип хәбәр итәләр ТР Милли музееның матбугат хезмәтендә.

Күргәзмәне 7 нче июньгә кадәр музейга алынган билетлар буенча карап булачак.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*