tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәннең Җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды
Чирмешәннең Җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды

Чирмешәннең Җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды

Чирмешәннең Җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Аны быел икенче тапкыр район мөхтәсибәте Идел буе Болгарстанының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан оештырды. Бәйгегә үз осталыкларын күрсәтергә 60лап ир һәм кыз бала килде.

Катнашучыларга, сүрәләрне яттан белүдән тыш, авазларны дөрес итеп әйтү, хәреф тану,  китаптан укый белү кебек таләпләр дә куелды. Аларның дини белем дәрәҗәсе дүрт категориягә бүлеп бәяләнде: 6 яшькәчә, 7-9, 10-12, 13-15 яшьлекләр арасында.

Иң яшь катнашучылар – абыйлы-сеңелле Сөләйман һәм Сәидә Шәйхетдиновлар Коръәнне моңлы итеп укуы белән жюрины таң калдырды.

Үз яшьтәшләре арасында ир балалардан Сөләйман Шәйхетдинов (Чирмешән), Ильяс Мөхәммәтшин (Югары Чагадай), Рәмиз Вәлиев (Кара Чишмә) һәм Әхлидин Нусратулаи (Кара Чишмә) беренче урын алды. Кыз балалар арасында Мәрьям Мөхәммәтшина (Югары Чагадай), Айзилә Җиһаншина (Югары Кәминкә), Камилә Миншина (Чирмешән), Сәминә Таһаветдинова (Чирмешән), Алисә Шәйдуллина (Чирмешән) җиңүче булдылар. Бәйгедә җиңүчеләргә мөхтәсибәт грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

– Тырышыгыз, өйрәнегез, барыгыз да тагын да яхшырак укый ала, теләк кенә кирәк, – диде балаларны бүләкләгәндә Чирмешән үзәк мәчете имамы Шәүкәт Хәйруллин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*