tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юмарт байлар ярдәмендә
Юмарт байлар ярдәмендә

Юмарт байлар ярдәмендә

Димитровград шәһәренең “Времена года” кафесында өч көн рәттән ифтар мәҗлесе үткәрелде.

Изге Рамазан аеның беренче көнендә Димитровград шәһәренең “Времена года” кафесында оештырылган ифтар ашында ике йөздән артык мөселман кардәшебез катнашты. Алар арасында махсус хәрби операция зонасында фашист калдыкларына каршы сугышучы якташларыбыз һәм аларның якыннары да бар иде.

“Биләр” мәдрәсәсе мөгаллиме Абдулла хәзрәт Коръәни-Кәримнән сүрәләр укыганнан соң, Димитровград Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесен үткәрүдә ярдәм иткән бизнесменнарга, кафе хуҗасы Равил Сабитовка рәхмәт сүзләрен ирештерде. Юмарт байларыбызның хәләл малына без әлеге кафеда ифтарны өч көн рәттән уздырырга ниятләдек, диде Ильяс хәзрәт. Ә Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин дин юлына басып, ураза тотучы милләттәшләребезне бала-оныкларын да намазга тарту, гөнаһлы эшләрдән ерак булып, хәләл тормыш белән яшәргә өйрәтү юнәлешендә зур тырышлык куярга өндәде. Бала-оныкларыбызның эш-гамәлләре өчен безгә Кыямәт көнендә җавап бирергә туры киләчәк, шуны онытмагыз, диде мөфти хәзрәтләре. Димитровград шәһәре башлыгы Сергей Сандрюков белән шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова хәйрия акцияләрендә, СВО зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнашулары өчен мөселман кардәшләребезгә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Димитровград Җәмигъ мәчете мәхәлләсенең хатын-кызлар һәм балалар белән актив эш алып баруы, яшь буынга татар телен өйрәтүгә зур игътибар бирүе турында сокланып сөйләде.

Хөрмә җимешләре белән авыз ачканнан соң, дин кардәшләребез өлкә мөфтие Илдар хаҗи җитәкчелегендә ахшам намазын укыдылар. Аннары ике йөздән артык кешене милли ризыклардан әзерләнгән ифтар табыны көтә иде.

И.ХАСИБОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*