tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ютазы районында «Татар кызчыгы – 2021» һәм «Татар малае – 2021» бәйгесенең муниципаль этабы узды
Ютазы районында «Татар кызчыгы – 2021» һәм «Татар малае – 2021» бәйгесенең муниципаль этабы узды

Ютазы районында «Татар кызчыгы – 2021» һәм «Татар малае – 2021» бәйгесенең муниципаль этабы узды

Бәйге яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларда туган телгә хөрмәт тәрбияләү, балаларны һәм ата-аналарны татар халкының рухи традицияләренә һәм тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Әлеге чарада районның 11 мәктәбе катнашты.

Бәйге район мәгариф бүлеге тарафыннан «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы һәм «Бөтендөнья татар конгрессы» җирле бүлекчәсе ярдәмендә оештырылды.

Катнашучыларның осталыгын «Ак калфак» җирле оешмасы рәисе Зөлфия Әминова, татар конгрессының җирле бүлекчә  рәисе Лилия Гәрәева һәм район мәгариф бүлеге методисты Светлана Хәбибуллина составындагы жюри бәяләде.

Финалда катнашучыларга дүрт сынау узарга туры килде. Беренчесе Дефиле” – милли татар киемен күрсәтү булды. Икенче сынауда алар үз-үзләрен тәкъдим иттеләр. Биш минут эчендә иҗади яктан осталыкларын күрсәттеләр. Һәм, әйтергә кирәк, барысы да бу сынауны уңышлы үтеп чыкты. Визит карточкалары үзенчәлекле, кабатланмас булды.

Бәйгенең өченче  биреме – өй эше иде. Катнашучылар, өлкәннәр ярдәме белән, өйләрендә татар халкының мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдыручы эшләнмәләр ясаган, милли ризыклар әзерләгән. Ә аннан соң алар бу эшләрнең  ничек ясалуларын күрсәттеләр.

Соңгы этап – проектларны яклау. Катнашучылар татар язучылары һәм шагыйрьләре турында проектлар тәкъдим иттеләр. Иҗади ярыш балаларның талантын һәм сәләтен ачыклады.

Барлык балалар да милли киемнәрдә чыгыш ясады, бу жюри әгъзалары күңеленә аеруча хуш килде. Бәйгедә катнашучыларның әти-әниләре  белән бергәләп әзерләгән кул эшләре һәм пешергән милли татар ризыклары  лаеклы бәяләнде.

Финалда иң яхшыларны билгеләделәр. Бу эш җиңел генә бирелмәде, чөнки бәйгедә катнашучыларның барысы да талантлы һәм мактауга  лаек  иде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча,  «Татар кызы» исемен Ютазы мәктәбе укучысы Айсылу Ямалетдинова яулады. Рус телендә белем бирүче мәктәпләр арасында беренче урынны Айсылу Ямалетдинова һәм Ришат Насыйбуллин алды (Ютазы мәктәбе), икенче урында  Элина Гарифуллина һәм Булат Хәмидуллин (Урыссуның 3 нче мәктәбе), өченче урында Снежана Петрова (Урыссуның 2 нче мәктәбе).

“Талантлы егет” номинациясендә: Раил Садриев (Урыссуның 2 нче мәктәбе), “Житез егет” – Айдар Ганиев (Димтамак мәктәбе), “Тыйнак егет” – Альберт Хамматов (Әбсәләм мәктәбе), “Оста хуҗабикә” – Алия Фәрхетдинова (Димтамак мәктәбе), “Сылу кыз” – Ясминә Бакирова (Әбсәләм мәктәбе).

«Татар малае» исемен Ютазы мәктәбе укучысы Ришат Насыйбуллин яулады. Татар телендә белем бирүче мәктәпләр арасында беренче урынны Эльвина Рәфыйкова һәм Нурислам Хафизов (Иске Урыссу мәктәбе), шулай ук Урыссу гимназиясеннән Тимур Камалиев алды. Икенче урын Урыссу гимназиясеннән Милана Сәгъдиевага бирелде, өченче урын – Кече Урыссу мәктәбеннән Раилә Йосыповада һәм Камил Вәлиевта.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр: «Талантлы кыз» – Лилия Фәтхиева (Бәйрәкә мәктәбе), «Сөйкемле кыз» – Алия Вәлиева (Каразирек мәктәбе), «Ягымлы кыз» – Ания Нәгыймова (Кәрәкәшле мәктәбе), «Унган егет» – Гадел Халиков (Бәйрәкә мәктәбе), «Алтын куллы егет» – Данияр Мөхәммәдиев (Каразирек мәктәбе), «Зыялы егет» – Әдел Вәлиев (Кәрәкәшле мәктәбе).

Әлеге бәйге милли мәдәниятне яктырткан якты, эчтәлекле, күркәм бәйрәм булды. Гомумән, «Татар кызы – 2021», «Татар егете – 2021»  бәйгесе югары дәрәҗәдә узды. Аның рограммасы шулкадәр мавыктыргыч булды, бәйге дүрт сәгать дәвам итсә дә, бер мизгел кебек узып китте. Шуны билгеләп үтәсе килә, мондый чараларның  туган телне саклауда һәм яшь буынга дөрес тәрбия бирүдә өлеше зур.

yutazy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*