tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Южно-Сахалинск шәhәрендә иҗат итүче “Дуслык”  ансамбле 15 елллык юбилеен бәйрәм итте

Южно-Сахалинск шәhәрендә иҗат итүче “Дуслык”  ансамбле 15 елллык юбилеен бәйрәм итте

16 октябрь көнне Сахалин өлкә  китапханәсендә Южно-Сахалинск шәhәре татар милли-мәдәни мохтәриятенә караган “Дуслык”  ансамбленең оешуына 15 ел тулу уңаеннан, бәйрәм кичәсе оештырылды. Бәйрәм белән котлау   очен  Ерак Көнчыгыш татар конгрессы рәисе Рөстәм Абдуллин,  татар  оешмалары  җитәкчеләре: Якутск шәhәреннән Анатолий Михайлов, Владивосток шәhәреннән Таhир Ибашев килде.  Бәйрәмгә   Сахалин өлкәсенең   Оха    hәм  Холмск  шәhәре  милли -мәдәни мохтәрият вәкилләре дә килде.

Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, Татарстанның халык артисты   Гөлшат Имамиева килгән кунакларны татар халкының монлы, матур жырлары белән котлады. Кичәдә шулай ук Оха, Холмск, Поронайск шәhәреннән килгән җырчы кунаклар, “Гөлдар” башкорт бию ансамбле кызлары hәм “Дуслык” ансамбле чыгыш ясады.

Сахалин өлкәсенең   татар активистларына  Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары тапшырылды.   “Дуслык” ансамблендә,  оештырылган көннән башлап,  чыгыш ясаучы  hәм татар хәрәкәтенә  күп еллар  узенең  өлешен керткән: ансамбль җитәкчесе  Вәсилә Хуҗина , Таһирә Шевченко hәм  Нәзимә Рангуловага  Бөтендөнья  татар  конгрессының  “Татар милләтенә  күрсәткән  олы  хезмәтләре  өчен”  халыкара  Берлеге медале  тапшырылды.

Кичәдә , 7 октябрьдә генә  узенең 80 яшен тутырган хөрмәтле аксакал, ансамбльнең hәм татар мохтариятенең төп иганәчесе  Шәймарданов Динур Нури улын  котлап, барлык катнашучылар исеменнән бик  күп рәхмәт сүзләре яңгырады.

Шулай ук, кичәдә  hәр чыгыш ясаган оешма вәкиле   hәм Бөтендөнья конгрессы вәкиле Гөлшат Имамиева, бүгенге көндә башланган халык санын алуда  үзеңне татар итеп күрсәтү турында, татар милләтен саклап калу  өчен  hәркем үзенең өлешен кертергә тиеш дип, ассызыклап сөйләде.

Без, Южно-Сахалинск шәhәре милли-мәдәни әгъзалары, безне хөрмәт итеп , ерак араларны якын итеп килгән   барлык кунакларга: Рөстәм Абдуллин, Таһир Ибашев, Анатолий Михайловка,  ерак  Казаныбыздан  килгән Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Гөлшат Имамиевага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!!!

Шулай ук  Бөтендөнья  татар конгрессы җитәкчеләре : Данис Фәнис улы  Шакировка, Марс Рифкать улы Тукаевка, безнең белән hәрчак элемтәдә булып, hәрбер эшне контрольдә тотып эшләгән Садриев Азат Алмас улына зур рәхмәтлэребезне җиткерәбез!!!

Барыбызга да  hәрвакыт шулай бердәм булып эшләп, милләтебез өчен янып яшәргә  язсын!!!

Василә Хуҗина

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*