tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Усть-Кяхта авылында «Алмагачлар» музей-утарын төзү эше башланып китте
Усть-Кяхта авылында «Алмагачлар» музей-утарын төзү эше башланып китте

Усть-Кяхта авылында «Алмагачлар» музей-утарын төзү эше башланып китте

Бурятия Республикасының Усть-Кяхта авылында татар мәдәниятенә багышланган «Алмагачлар» музей-утарын төзү эше башланып китте.

Бирегә быел Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев килеп, әлеге проекты хуплаган иде.

Проектның максаты – Усть – Кяхтада татар мәдәниятенә багышланган «Алмагачлар» музей-утарын төзү һәм аның эшчәнлеген тәэмин итү, җирле халык һәм туристларны көнкүреш, мәдәният, милли ашлар, татар халкы теле белән таныштыру, шулай ук Усть-Кяхтада яшәүчеләрнең мәдәни чараларын үткәрү мөмкинлеге белән ел әйләнәсендә файдалану.

2022 елда Идел буе татарларының Татарстан АССР Усть-Кяхта авылына күчеп килүенә 70 ел тула. Усть-Кяхтада, руслар да, бурятлар да, татарлар да кечкенәдән дус булалар, ә кунакларны рус гадәте буенча ипи-тоз, бурятларча сөт, татарча чәк-чәк белән каршы алалар. Авылда 100дән артык татар гаиләсе яши.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*