tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстанда Тукай бәйрәме үтте
Үзбәкстанда Тукай бәйрәме үтте

Үзбәкстанда Тукай бәйрәме үтте

2014 елның 26 апрель көнне Ташкентның Алишер Навойи исемендәге милли китапхәнасендә, аның бер искиткеч матур биналары сәхнәсендә – татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Кичәнең оештыручылары Ташкенттагы татар иҗтимагый мәдәни-агарту Үзәге һәм Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге булды.

Проектның авторы, режиссеры һәм алып баручысы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Toshkent” Телерадиоканалының мөхәррире – мин – Рәйхан Манняпова булдым. Кичәнең рәсми өлешендә Г.Тукай иҗатының гомумбайлыгы турында сүзләре белән Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиле Р.А. Шакиров чыгыш ясады.

Кичәнең әдәби өлеше “Сау бала елы” дәүләт программасы рамкасында үткәрелде, шуңа күрә “Тукай һәм балалар әдәбияты” турында берникадәр мәгълүмәтләр дә бирелде. Шул темага татар телен өйрәнүче балалар төркеме чыгыш ясады. Алар Г.Тукайның “Туган авыл”, “Кызыклы шәкерт,” “Бала белән күбәләк” дигән шигырләрен сәхнәләштереп, тамашачыларга тәкъдим иттеләр һәм Л.Батыр-Болгариның “Туган телдә җырыбыз” дип аталган җырын башкардылар. Шулай ук, халкыбызның күренекле шәхесе Халикова А.К. һәм әзербайҗан мәдәни үзәгенең үзәшчән шагыйрәсе Назлы-ханым Тукайга багышлап, үзләренең шигырьләрен укыдылар. Татарстан Республикасының мәдәният буенча Министрлыгы тарафыннан “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, күренекле шагыйрәбез Флүзә Заманова Г.Тукайның “Шүрәле” әсәрен һәм үзенең “Тукайга багышлау” дигән шигырен укыды.

Кичәнең музыкаль өлешендә Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Халдарова Г. Тукай шигырләренә иҗат ителгән романсларын башкарды һәм мин дә, профессиональ җырчы буларак “Тәфтиләү” һәм “Сахраларда” дигән татар халык җырларын башкардым.

Чараны йомгаклавында, кичәдә катнашучылар залда утыручы ватандашлар белән бергә аякка басып, Г.Тукайның “Туган тел” җырын башкардылар. Тамашачылар кичәне күтәренке күңел белән каршы алдылар.

Рәйхан Мяннапова
Ташкент

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*