tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясеннән Мәҗит Гафурига багышланган китап чыгарды
«Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясеннән Мәҗит Гафурига багышланган китап чыгарды

«Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясеннән Мәҗит Гафурига багышланган китап чыгарды

«Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясеннән Мәҗит Гафуриның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган фәнни-популяр җыентык чыгарды.

«Безнең байлыгыбызны тегеннән дә тарткалыйлар, моннан да. Мәҗит Гафурины башкорт язучысына әйләндереп бетерделәр. Бу китапны укыган кеше аның чын мәгънәсендә, иҗаты ягыннан да, нәсел-нәсәбе ягыннан да, фикерләү ягыннан да 100 процент татар икәненә ышана», диде җыентыкның редколлегия әгъзасы, халык шагыйре Разил Вәлиев.

Китапның фәнни мөхәррире һәм кереш сүз авторы — филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина. Төзүчеләр — филология фәннәре кандидатлары Айгөл Ганиева һәм Алсу Хасавнех.

Җыентыкка Мәҗит Гафуриның укучыга моңарчы таныш булмаган кайбер әсәрләре, хатлары, мәкаләләре кертелгән. Төрле чор иҗат әһелләренең һәм галимнәрнең аның турында фәнни-публицистик язмалары урын алган.

Җыен фонды «Шәхесләребез» сериясенә Татарстан фәннәр академиясе академигы Миркасыйм Госманов нигез салган. Әлеге сериядән җитмешләп китап бастырып чыгарылган.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*