Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Җырлыйк әле!” үзешчән татар фольклор коллективлары фестиваль-бәйгесе узды
“Җырлыйк әле!” үзешчән татар фольклор коллективлары фестиваль-бәйгесе узды

“Җырлыйк әле!” үзешчән татар фольклор коллективлары фестиваль-бәйгесе узды

3-4 август көннәрендә Туймазы районы Төмәнәк авылы янында урнашкан “Бабай утары” этнокомплексында “Җырлыйк әле!” үзешчән татар фольклор коллективлары фестиваль-бәйгесе узды. “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының иң зур проектларының берсе булган бу чара быел 6-нчы тапкыр үткәрелде.

Фестиваль елдан ел колачларын җәя бара – быел республикабыздагы 13 үзешчән коллектив белән бер сәхнәдә Татарстан, Марий-Эл республикалары, Казахстан кунаклары да чыгыш ясады.

Фестивальгә жюри буларак дәрәҗәле кунаклар чакырылган иде.
Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова,  Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, “Русиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов, күпләрнең яраткан җырчысы Фән Вәлиәхмәтов һәм башкалар һәр төркемнең чыгышын диккать белән карадылар.

Вакыйганың икенче көнендә биш ел дәвамында әлеге бәйгедә Гран-при яулаучылар да үзләренең чыгышларын тәкъдим итте. Җиңүче дип Ярми авылы үзешчәннәре әзерләгән “Чишмә катыгы” композициясе табылды. Башкортстанда “Ак калфак” оешмасының алыштыргысыз җитәкчесе Люция Вафинага һәм барлык катнашучыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*