tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зур Рбишча урта мəктəбе шигырь уку буенча I Региональ конкурс үткәрә
Зур Рбишча урта мəктəбе шигырь уку буенча I Региональ конкурс үткәрә

Зур Рбишча урта мəктəбе шигырь уку буенча I Региональ конкурс үткәрә

22 апрельдə Түбән Новгород өлкәсе Зур Рбишча урта мəктəбендə татар телендə шигырь уку буенча I Региональ конкурс узачак. Аны Халыкара төп халыкларның теллəре унъеллыгы уңаеннан, өлкə хөкүмəтенең мəгариф, фəн һəм яшьлəр сəясəте министрлыгы К.Октябрь районының мəгариф һəм яшьлəр эше буенча комитеты белəн берлектə оештыра. Конкурсның максаты – татар халкының телен, əдəбиятын һəм мəдəниятен саклау; татар шигърияте дөньясына һəм милли-мəдəни кыйммəтлəренə тарту; балаларда һəм яшьлəрдə милли үзаңны һəм патриотик хислəрне тəрбиялəү; туган якка һəм Ватанга мəхəббəт уяту һ.б.

Катнашучылар яшь буенча өч төркемгə бүленəчəк: 1-4, 5-7 һəм 8-11 классларда укучыларның чыгышлары аерым бəялəнер һəм һəр төркемдə җиңүчелəр I, II һəм III дəрəҗə дипломнар белəн бүлəклəнер, ə барча конкурсантларга сертификатлар һəм бүлəклəр тапшырылыр. Бу турыда өстəмə белешмəлəрне +7 (920) 055-87-17 телефон номеры яки [email protected] электрон почтасы буенча алырга мөмкин. Конкурста катнашучыларны теркəү 15 апрельдə тəмамланачак. 6+

Рауф ВАҺАПОВ,

К.Октябрь районының мəгариф һəм яшьлəр эше буенча комитеты рəисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*