tatruen

Архив за день: 05.06.2018

Рамазанның ун көнен мөфти игътикафта үткәрәчәк

Изге Рамазанның соңгы ун көнен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Тынычлык” мәчетендә игътикафта үткәрәчәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм сөннәте буенча Рамазан аеның ахыргы ун көнендə ир-атларга бер тəүлек булса да мəчеттə кунып, хатын-кызларга өйлəрендəге намаз укый торган җирлəрендə игътикаф кылу тиеш. Игътикаф кылучы ирлəр мəчеттə ашыйлар, эчəлəр һəм йоклыйлар. Аларга бəдрəфкə бару, тəһарəт алу ...

Дәвам »

В.Шәйхразиев татар конгрессында Аппарат җитәкчесе булып Артур Мендруль билгеләнгәнен әйтте

Бөтендөнья татар конгрессының Аппарат җитәкчесе вазифасына моңарчы ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында рәсми протокол бүлеген җитәкләгән Артур Мендруль билгеләнде

Дәвам »

Түбән Новгородта “Россия халыклары дуслыгы парады”нда татар җырлары һәм биюләре булачак

Түбән Новгородта узачак “Россия халыклары дуслыгы парады”нда Түбән Новгород татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе активистлары, “Туган як моӊнары” ансамбле солистлары Динара Хәлилова белән Венера Җәфәрова татар җырлары һәм биюләре белән чыгыш ясаячак. Бу турыда өлкәнең милли-мәдәни берләшмәләре сайты хәбәр итә. “Россия халыклары дуслыгы парады”нда Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче милли диаспоралар, җәмгыятьләр, автономияләр катнашыр дип көтелә. Парадка төрле милләт вәкилләре үз дәүләте ...

Дәвам »