enrutat
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 218)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Удмуртиягә — Татарстан күчтәнәче

Быел май ае безнең өчен зур яңалыктан башланды. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы регионнарда телебезне, сәнгатебезне, мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш кертүче милли-мәдәни автономияләргә ярдәм йөзеннән грант бирү өчен милли проектларга бәйге игълан иткән иде. 3 номинациядә уздырылган әлеге бәйгедә Республикабзының милли-мәдәни автономиясе дә катнашып, 7 проект тәкъдим итте. Шуларның икесе — “Яңарыш” газетасы әзерләгән “Хәерле иртә” тапшыруы һәм Удмуртия Республикасының социаль ...

Дәвам »

Алманиядәге студентлар татар милли ризык кичәсен оештыра

2013 елның 23 ноябренда Гиссен университеты кафесында татар милли ризык кичәсе үтәчәк. Аны Алманиядә укучы татар студентлары оештыра. Игъланнарында алар ярдәм итәргә теләге булганнарны, пешерә белгән яки өйрәнергә тeләучеләрне көтеп калуларын белдерәләр. Бергә-бергә күңелле итеп чәкчәк, өчпочмак, кыстыбый Һәм башка татар милли ризыкларын әзерләргә ниятләп торалар.  

Дәвам »

Казанда иң-иң татар егетләрен барлыйлар

21 октябрьда Казанның 170 санлы мәктәбендә Яңа Савин районы мәктәпләре укучылары арасындагы «Татар егете 2013» бәйгесе үтте. Финал турга 9-11 сыйныфларда укучы 7 егет катнашты. Егетләр башта үзләре белән таныштырдылар. Берничә минут эчендә алар бар төр осталыкларын күрсәтеп өлгерергә тиеш иделәр. Һәм алар тырыштылар да: биеп тә, җырап та, музыка уен коралларында да уйнап күрсәттеләр. Икенче этап шигаре итеп Туфан Миңнуллинның «Ялгышлар ...

Дәвам »

Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел» татар җыры яшь башкаручыларның республика конкурсы узды

Инде хәбәр ителгәнчә, узган атнада 17-18 октябрьдә, Башкортостан Республикасының Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел» татар җыры яшь башкаручыларның республика конкурсы узды. Ике елга бер оештырыла торган әлеге чара бу елны унынчы тапкыр үтте. Елдан–ел чараның географиясе һәм катнашучылар саны гына түгел, ә нәкъ менә халыкчанлыгы арта бара. Әйтик бу ике көндә конкурсның йомгаклау өлешендә катнашкан 160 җырчы Башкортостан, Татарстан, Омск, Оренбург, ...

Дәвам »

Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевны искә алдылар

Унсигезенче октябрь көнне Түбән Новгород шәһәрендә татар халкының бөек җырчылары Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган «Милли көй» II өлкә фестивале җиңүчеләре катнашында тантаналы концерт узды. Аның төп оештыручысы — Түбән Новгород өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте. Моңа кадәр «Милли көй» II өлкә фестиваль-конкурсының сайлап алу турлары Түбән Новгород өлкәсенең барлык районнарыннан җыр-моңга гашыйк йөзләрчә вәкилләр катнашында үткән иде. Түбән ...

Дәвам »

Ижауда — Татар әдәбияты көне

25 октябрь көнне Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә киң җәмәгатьчелек катнашында Татар әдәбияты көне узачак. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, мәдәниятка мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле каләм ияләре игътибар үзәгендә булачак дип хәбәр итәләр чараның оештыручылары — «Яңарыш» газетасы редакциясе, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе. Чарада Удмуртия Республикасы җитәкчеләре, Татарстан, Удмуртия язучылары берлекләре җитәкчеләре, язучылар, Чаллы, Әгерҗе, Чайковский, Воткинск, Можга ...

Дәвам »

Тубылның себер татарлары мәдәнияты үзәге 25 еллыгын билгеләп үтә

25 октябрьда Тубылдагы себер татарлары мәдәнияты үзәге оештырылуына 25 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә үткәрә. Чара үзәкнең үз бинасында узачак. Себер татарлары мәдәнияты үзәге 1988  елда төзелгән. Аның төп максаты — себер татарларының бай мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, телен югалтмыйча саклап калу һәм үстерү. Үзәктә өч дистә хезмәткәр эшли. Шәһәр халкы өчен алар тематик кичәләр, фестивальләр, конкурслар, милли бәйрәмнәр оештырып торалар. Үзәк ...

Дәвам »

«Халкым минем» тапшыруының иҗат төркеме Төркиядәге татар авылларында булды

Бөтендөнья татар конгрессының Төркиягә «Халкым минем» тапшыруын төшерергә килгән иҗат төркеме икенче көнне Конья провинциясендә урнашкан себер татарлары авылы Бөгрүдилек авылына юл тотты. Бу авылга егерменче гасыр башында нигез салынган. Омск өлкәсенең Үләнкүл, Кошкүл, Яланкүл һәм башка авылларыннан ислам динен саклап калу, балаларын ислам рухында үстерү, тәрбияләү максатыннан килгән милләттәшләребез шушы җирләргә төпләнеп калганнар. Нигез корганнар, мәчет салганнар, гаилә төзегәннәр, ...

Дәвам »

Әрәкәй авылында милли мәгариф турында сөйләшәчәкләр

23-24 октябрьдә Свердловск өлкәсендәге Түбән Сырга районының Әрәкәй авылында  «Милли мәгарифне үстерүдә  инновацион эшчәнлекнең төп юнәлешләре» дигән  III төбәкара конференция үтәчәк. Аны Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм өлкә татарлары конгрессы оештыра. Бу чараның Әрәкәй авылында үткәрелүе очраклы хәл түгел. Бу авыл үзенең үзешчән коллективы белән дан тота. Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстаннан читтәге башка бик күп татар авылларыннан ...

Дәвам »

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Милләт интеллекты – безнең төп конкурент продукт”

Унҗиденче октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Евросюз территориясендә яшәүче ватандашлар белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе ...

Дәвам »