tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Татарстан Президенты Швейцариядә татарлар белән аралашты

ВИДЕО: Татарстан Президенты Швейцариядә татарлар белән аралашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән кая гына барса да, милләттәшләребез белән очрашмыйча калмый. Бу юлы да Швейцариягә визиты кысаларында, тыгыз эш графигына карамастан, ул чит илдә яшәгән татар җәмәгатьчелегенең хәлен белмичә кала алмады.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Швейцариядәге милләттәшләребез белән очрашты. Женевада La Reserve Geneve кунакханәсендә узган чарага төрле елларда Швейцариягә күченеп китеп, чит илдә татарлыгын югалтмаска, телләрен һәм мәдәниятен сакларга тырышкан татарлар җыелды. Очрашуны Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.

Видео Татарстан Республикасы Президенты сайтыннан алынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*