tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза “Ак калфак” оешмасына – 2 ел
Пенза “Ак калфак” оешмасына – 2 ел

Пенза “Ак калфак” оешмасына – 2 ел

Пенза өлкәсе “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасына 2 ел тулды. Оешма әгъзалары аны үзләренчә – тагын бер чара белән билгеләп үттеләр. Хәзерге вакытта татар милли-мәдәни мөхтәрияте эшли торган бинада курчаклар ясау буенча мастер класс оештырдылар. Мастер-классны танылган курчак ясау остазы Равилә Исхак кызы Акҗигитова уздырды. Бу халык бизәү сәнгате юнәлешен рус телендә “декоративно-прикладное искусство” дип йөртәләр. Мастер класста катнашу өчен  Каменка районының Кикин, Кочалейка авылларыннан, Пензаның үзеннән кызлар килеп катнаштылар.  Берничә сәгать өчендә алар курчак ясарга өйрәнделәр. Гади курчаклар түгел алар-татар кызларын ясадылар. Соңыннан алардан кечкенә генә күргәзмәчек ясап кемнең эше бик тә уңган булып чыкканны карадылар, бер-берсенең эшен карап сокландылар. Биредә алган тәҗрибәне “Ак калфак”лылар, кайсы үзе өчен “хобби” дип файдаланыр ә кайберәүләр курчак ясау осталыгын һич шиксез мәктәпләрдә балаларга да өйрәтерләр. Киләсе мастер-классны Равилә Исхак кызы яз җиткәч уздырырга булды. Анда инде балчыктан курчаклар ясарга өйрәнерләр.

Кадыйр Акъегет, Пенза

Кадрия Гузовская фоторәсеме

 Рәсемдә сулдан уңга: Кикин мәктәбе укытучысы Патеева Әльфиә Фәрит кызы, Гелсинә Дашкина …, “Ак калфак” рәисе Васильева Эльмира, Мусаутова Эльмира кызы Эмилия белән,  Тенишева Галия Ибрагим кызы, Тумеркина Фирдаусь Кязым кызы, Мастер-класс уздыручы Акжигитова (Кучер) Равилә.  Икенче рәттә Кикин мәктәбе 9 нчы сыйныф укучылары: Девликамова Юлия и Карамышева Алина, Кикин мәктәбе укытучысы Канеева Наиля Рифат кызы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*