tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучылар берлеге Тукай премиясенә үз кандидатын атады
Язучылар берлеге Тукай премиясенә үз кандидатын атады

Язучылар берлеге Тукай премиясенә үз кандидатын атады

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Г.Тукай премиясенә кандидат итеп язучы Камил Кәримовны чыгарган. Утырышта барлыгы алты кандидатура каралган.

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе утырышында Тукай премиясенә кандидатуралар каралган. Бу хакта язучы Вахит Имамов хәбәр итте. Социаль челтәрдәге аккаунтында ул болай дип язып куйды: «Бүген 4 сәгать буе янып-пешеп бәхәсләшә һәм яклый-яклый, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә Язучылар берлеге исеменнән мәгълүм прозаик Камил Кәримовны бердәнбер кандидат рәвешендә тәкъдим иттек. Гәрчә 6 язучы үз әсәрләре белән дәгъвачы саналса да, фәкать Камил гына идарәдә өчтән ике тавыш җыя алды.»

В.Имамов атаган 6 язучы кемнәр соң? Айдар Хәлим, Рәниф Шәрипов, Резеда Вәлиева, Камил Кәримов, Рәфкать Кәрами һәм Рашат Низами. Безгә мәгълүм булганча, утырышта катнашкан 24 кешенең 18е Камил Кәримов кандидатурасын яклап тавыш биргән.

Шулай ук идарә утырышында Гаяз Исхакый премиясенә — Рәниф Шәриповны, Һади Такташ премиясенә — Рифат Җамалны, Фатих Хөсни бүләгенә — Фирүзә Җамалетдинованы, Җамал Вәлиди бүләгенә Рифә Рахманны да тәкъдим иткәннәр.

 

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*