tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәндәс Сафиуллинның татар халкы үсеше стратегиясенә багышланган документны булдыруга карата фикерләре
Фәндәс Сафиуллинның татар халкы үсеше стратегиясенә багышланган документны булдыруга карата фикерләре

Фәндәс Сафиуллинның татар халкы үсеше стратегиясенә багышланган документны булдыруга карата фикерләре

Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин татар халкы үсеше стратегиясен төзүгә карата түбәндәге фикерләрен җиткерде:

Татар халкы үсеше стратегиясен төзегәндә төп идеяне билгеләргә кирәк. Әлеге идея милләтнең алга баруы турында булырга тиеш, исән калу турында түгел. Әмма алга бару өчен чигенүдән туктарга кирәк. “Стратегия” алга китәргә әзерләнү, көч туплау мәгънәсен аңлата торган документ булырга тиеш.

Иң зур югалтуыбыз – 1995 елда ачылырга тиеш булган милли университетыбыз. Гуманитар институт булып эшләсә дә, ул да 2015 елда бетерелде. Телләр турындагы закон да милләт файдасына булмады.

Стратегиядә күрсәтелгән төп мәсьәлә – милли мәгарифне торгызу булырга тиеш: балалар бакчасыннан башлап, мәктәпләр югары белем бирү системасы, университетлар дәрәҗәсендә.

Төп максат буларак – татар халкын бөек милләт итеп тәрбияләү бурычы торырга тиеш дип саныйм. Рухи, фәнни, әхлак, белем, мәдәният ягыннан татарлар башка милләтләрдән ким булырга тиеш түгел. Бөек халык кына бөек максат куя ала. “Татар халкында балалардан баш тарткан аналар булырга тиеш түгел, ата – анасын картлар йортына биргән татар булырга тиеш түгел” дип нигә моны максат итеп куймаска?

Кант сүзләре белән бәйләп әйтсәк, стратегияне үтәр өчен дәрәҗәле, җаваплы кеше булырга тиеш. Андый кешебез бар – Премьер -министры урынбасары, Милли шура рәисе, Васил Шәйхразиев. Әмма ул үзе генә никадәр көчле булмасын, ул аны үзе генә ерып чыга алмый.

Тагын бер тәкъдим: стратегик документның һәр максатын тормышка ашырырга тиешле, җаваплы кеше (вазифа) күрсәтелергә тиеш. Шул чакта гына документ нәтиҗәле булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*