tatruen
Баш бит / Конгресс турында / БТК каршындагы иҗтимагый оешмалар / «Ауропа татарлары альянсы» халыкара иҗтимагый оешмасы
«Ауропа татарлары альянсы» халыкара иҗтимагый оешмасы

«Ауропа татарлары альянсы» халыкара иҗтимагый оешмасы

“Ауропа татарлары альянсы» [АТА] халыкара иҗтимагый оешмасы 2013 елда Брюссель шәһәрендә оеша. Аның оештыру конференциясе Ауропа парламенты бинасында парламент депутатлары катнашында уза. Ул 2014 елда рәсми рәвештә Бельгиянең Юстиция министрлыгында теркәлә.

Альянс Уставка һәм Ауропа татарлары Хартиясенә нигезләнеп эшли.

Оешманың төп максаты – төрле илләрдә яшәүче татарларның милли үзенчәлекләрен саклау һәм тарихи ватаннарының социаль-икътисади, фәнни, мәдәни үсешенә һәрьяклап булышлык итү; глобализация шартларында милли үзаңны үстерү; Ауропа берлегенә кергән илләрдәге татарларның мәнфәгатьләрен кайгырту һәм аларның хокукларын яклау.

Ауропа татарлары альянсы 27 оешманы берләштерә. Оешмага 18 Ауропа илендәге (Австрия, Бельгия, Болгария, Бөекбритания, Венгрия, Германия, Италия, Латвия, Литва, Нидерландия, Польша, Словакия, Финляндия, Франция, Чехия, Швеция, Эстония, Швейцария) татар оешмалары керә.

АТА дүрт елга бер тапкыр съезд үткәрә һәм бер ил – бер тавыш принцибында Беренче съезд Бельгиядә узса, икенчесе 2016 елда Франциядә үтә. Шулай ук АТА Гданьск, Брно, Оксфорд шәһәрләрендә киңәйтелгән утырышлар уздыра.

Оешма 2014 елдан башлап Ауропа Сабантуйлары уздыра. Беренче Сабантуй (2014) Рига каласында, икенчесе [2015] Берлин шәһәрендә, өченчесе [2017] Литвада үтә. “Ауропа татарлары альянсы”ның рәисе – Флүр Нуриәхмәт улы Шәрипов.