tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 38 ел Россия мөселманнары җитәкчесе
38 ел Россия мөселманнары җитәкчесе

38 ел Россия мөселманнары җитәкчесе

Бүген Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, уникенче мөфти булып сайлануына 38 ел тулды.

Тәлгать Сафа улы Таҗетдинов 1948 елның 12 октябрендә Казан шәһәрендә туган. 1968-73 елларда Бохарада “Мир-Гарәп” мәдрәсәсендә, 1973-78 елларда Мисырның “Әл-Әзһәр” дини университетында белем ала. Укуын тәмамлаганнан соң Казан шәһәренең Җәмигъ мәчетенә беренче имам-хатыйп итеп тәгаенләнә. Анда 1980 елның июненә кадәр дини хезмәттә була.

1980 елның 19 июнендә СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының съездында СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе һәм мөфти булып сайлана. 1990 елның маенда СССР мөселманнары Диния нәзарәтләре (1991 елга кадәр 4 нәзарәт бар иде) җитәкчеләренең киңәшмәсендә СССР мөселман оешмаларының халыкара бәйләнешләр идарәсе рәисе итеп сайлана. 1991 елда оешма Мөселман оешмаларының тышкы эшләр буенча ассоциациясе дип үзгәртелә. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин бүгенге көнгә кадәр аның рәисе булып тора. 1990 елның 6-8 июнендә Уфада үткән СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының 5нче съездында янә Диния нәзарәте рәисе һәм мөфти булып сайлана. Шушы съездда Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә Шәйхел-Ислам дәрәҗәсе бирелә.

Русия мөселманнарының 1992 елда үткән 6нчы гадәттән тыш съездында Баш мөфти дәрәҗәсе кертелә һәм күпчелек тавыш белән ул Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдингә бирелә.

Ул Ислам Конференциясе Оешмасы, ЮНЕСКО, Мөселманнарның Европа лигасы һәм башка бик күп чит ил һәм иҗтимагый Ислам оешмаларында Русия мөселманнарының вәкиле булып тора. 1972 елдан хөкүмәт һәм дини делегацияләр составында шул ил җитәкчеләренең чакыруы буенча Әфганстан, Япония, Согуд Гарәбстаны, Болгария, Монголия, Финляндия, Алжир, АКШ, Тунис, Чехословакия, Ливия, Сүрия, Морокко, Иордания, Франция, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кувейт, Төркия һәм башка дәүләтләрдә була. Мөһим халыкара конференцияләрнең оештыру комитетына керә, аларның почеты рәисе була. Русия һәм Согуд Гарәбстаны арасындагы дипломатик хезмәттәшлекне булдыруга ярдәм итә.

Фото цдум.ру сайтыннан

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*