tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Болгар радиосы” милли музыка премиясе лауреатлары билгеле (ИСЕМЛЕК)
“Болгар радиосы” милли музыка премиясе лауреатлары билгеле  (ИСЕМЛЕК)

“Болгар радиосы” милли музыка премиясе лауреатлары билгеле (ИСЕМЛЕК)

1 декабрь көнне “Пирамида” күңел ачу комплексында “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы уза.

Әлеге премиянең лауреатлары“Татарстан-Яңа Гасыр” каналында 2013 елның апрель аеннан башлап“Музыкаль дистә” тапшыруы кысаларында барган тавыш бирү нәтиҗәсендә сайланды.

Бу кичәдә тамашачылар татар эстрадасының мэтрларыннан тыш яшь башкаручылар иҗаты белән дә таныша алачак.

“Болгар радиосы” премиясенең лауреатлары итеп, түбәндәге җырчылар сайланды: Ильсия Бәдретдинова «Торып бас» җыры белән, Чулпан Юсупова «Кыр казы», Илсаф «Хыял», Марат Фәйрушин «Әнкәй, мине танда уят әле», Вил Усманов «Күпер», Илназ Минвалиев «Гомер», Сиринә Зәйнетдинова «Ак күл», Динә-Рафаэль Латыйповлар «Сагындыра яндыра», Рөстәм Закиров «Әйткән иден», Рәсим Низамов «Берәү гармун уйный», Бәширә Насырова «Көтәм сине», Алинә Давыдова «Соңлама», «Изге ай» группасы «Озату» Ришат Төхвәтуллин «Тынлачы сандугач», Венера Ганиева «Тормыш матурлыгы», Зәйнәп Фәрхетдинова «Яшь чакта», Айдар Галимов «Жырлы гомер», Гузәл Уразова «Гомерем син», Хәния Фәрхи «Син дөньяда яши дисәләр», Салават «Юк, юк».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*