enrutat
Баш бит / «Ак калфак» оешмасы калфак чигәргә һәм милли эшкуарлыкка өйрәтә

«Ак калфак» оешмасы калфак чигәргә һәм милли эшкуарлыкка өйрәтә

Татарстанда һәм чит төбәкләрдә яшәүче иң  оста, иң булдыклы татар хатын-кызлары — барлыгы 80 нән артык  гүзәл зат 3 көн дәвамында Казанда  калфак чигү буенча тәҗрибә уртаклаштырдылар, кул эшләре осталарыннан мастер-класслар алдылар. Татар төбәкләрендә оешкан «Ак калфак» оешмалары вәкилләре бу көннәрдә хатын-кызлар оешмаларының эшчәнлеген камилләштерү турында да киңәш тоттылар. Бөтендөнья татар конгрессы  Башкарма комитеты  әлеге җыенда катнашучларга һәм мастер-классларга  кирәкле матди мөмкинлекләрне тудырды. Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров татар төбәкләре вәкиллләре белән очрашып, эшлекле киңәшмә үткәрде. Бу чараны оештыручы —  Бөтентатар «Ак калфак» оешмасы һәм татар хатын-кызлары форумы җитәкчесе Кадрия Идрисова семинарда катнашучыларга татар затын-кызлары хәрәкәтен алып бару буенча  файдалы киңәшләр бирде.

10 нчы сентябрьдә  «калфак академиясенә» килүчеләр РФ төбәкләренә һәм Казахстанга, Балтыйк буе илләренә таралдыдар. Хәзерге чорда калфак, милли кием тегү һәм кию мода һәм эшкуарлык юнәлеше булып китү мөмкинлеге барлык ханымнарга да ошады.

Шул ук көнне «Ватаным Татарстан» газетасында бу кызыклы мөһим чара турында кызыклы мәкалә бастырып чыгарды. Аның белән дә безнең сзхифәдә таныша аласыз.

Римзил Вәли,  Фаиз Камал (видео)

Калфак киябезме?

Бу атнада башкалага милләтебезнең йөзен билгеләүче милли кием серләренә төшенергә булган бер төркем гүзәл зат җыелды. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы тарафыннан уздырылган калфак һәм изү чигү буенча мастер-класс аларны бер мәйданда очраштырды.

Ак калфак элек-электән хатын-кызның йөзен билгелә­гән

Татар хатын-кызы киеме­нең иң күркәм өлеше булып саналган калфак һәм изүне тегү, чигү осталыгына өйрә­түне максат иткән бу чара әле беренче тапкыр гына уздырыла. “Ак калфак элек-электән хатын-кызның йөзен билгелә­гән, аның иң матур бизәге булган. Шуңа күрә мастер-класс өчен дә нәкъ менә шуны сайлап алдык”, – ди “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җи­тәк­чесе Кадрия Идрисова. Чарага Казахстан, Кыргызстан, Латвия, Татарстан һәм Россиянең бик күп төбәкләреннән килгән 86 катнашучы, мастер-класс­ларда милли кием тегүнең ни­гезлә­ренә төшенеп, аны үз­ләре үк киеп китә алды. Эшнең төп нечкәлекләрен белгәч, алга таба аларны заманчалаштырып, яңадан-яңа эскизлар буенча да эшләргә була.

Калфагыбыз гына  ни тора!

Әле кайчан гына ниндидер тарихи экспонат сыйфатында музейларда гына кү­рер­гә күнегелгән милли кием­нәр акрынлап модага керә башлады. Бүген башкала урамнарында заманча кием белән бергә читек рәве­шендә эш­ләнгән итек, камзулга охшаш жилет киеп йөрүчеләр тор­ган саен күб­рәк очрый. Үзе матур, үзе затлы, үзеннән миллилек бөр­келә. Соңгы бер-ике елда ха­тын-кыз күлмәкләренә кую өчен сатылган купшы якалар да – милли киемнәребез рә­тен­дә лаеклы урын алып торган шул ук изү бит инде!

Башкалада узган мастер-классның икенче көне дә изү тегү һәм чигүгә багышланды. Аны “Ак калфак” хатын-кыз­лар иҗтимагый оешмасының ида­рә әгъзасы, модельер Ләй­сән Хаҗие­ва алып барды. Ләйсән – милли киемнәр тегү өлкәсендә бай тәҗрибә туплаган шәхес. “Мин үземне бел­гән­нән бирле те­гәм, чигәм. Кечкенә чакта әни алып бир­гән энә белән төрле рәсемнәр чигү­дән башлаган идем, хәзер инде бу шөгыль һөнәремә әверелде”, – ди остаз. Бүген инде ул Татар костюмы студиясен җитәкли. “Башка халык­ның милли кием­нәренә дә өстенлек бирергә булыр иде. Ләкин татарлык инде  безнең каныбызга ук сеңгән. Милли киемнә­ребезнең һәр сыры, һәр бизәге күңелгә ятышлы. Калфакларыбызны гына карагыз. Бер генә халыкта да андый матур калфак юк бит!” – ди Ләй­сән.

Модельләре төшкә үк керә

Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасыннан килгән Гөл­нара Насыйрова да кул эшләре белән кечкенәдән шөгыльлә­нә. 6 сыйныфта укыганда әнисе аңа тегү машинасы алып бирә. Кызының кул эшләренә хирыслыгын күреп торган әни кеше: “Юк-бар белән утырма. Файдалырак эш белән шөгыльлән”,– дип әйтә торган була. “Хәзер әнием исән булса, аңа шушы “юк-бар”ның миңа күпме файда китергәнен, тормышта нинди зур терәк булганын күрсә­тер идем”, – ди Гөлнара.

Тамырлары Оренбург ягында яшәгән данлыклы шәл­челәр нәселенә барып тоташкан Гөлнараның бүген инде шәхси ательесы бар. Биредә сәхнәдәге чыгышлар өчен милли киемнәр тегелә. Останың сүзләренә караганда, ательеда күп төрле милли киемнәр тегелсә дә, татар милли киемнәренә сорау зуррак. “Оренбургта ба­ла­лары­ның никахында милли кием­нән булырга теләүче ата-аналар байтак. Шуңа күрә никах өчен махсус заказлар да кабул итә­без”, – ди Гөлнара. Бәяләре исә һәр­кемнең кесә калынлыгына карап билге­ләнә. Уртача купшылыктагы бер костюм бәясе 7 мең сумнан башлана икән. Бу комплектка күлмәк, чалбар, жилет, баш киеме, билбау кер­гән.

Тәҗрибәле тегүче әй­түен­чә, кабатланмас костюм тегү өчен, яңа модельләрне шактый эзләргә кирәк. Әзер үр­нәкләргә генә риза булып тора торганнардан түгел Гөлнара. Нигездә, үз фантазиясенә таянып эш итә ул. “Кайчак костюм модель­ләрен көннәр буе күзаллап, уйлап йөрисең. Кай­берләре ательега килеп кер­гән кешене күрүгә үк туа. Яңа кием модельләрен төштә күр­гән чакларым да булды”, – ди Гөлнара.

Ерак араларны якын итеп мастер-класска килгән хатын-кызларның күбесе милли кием­­нә­ребезне тегәргә, чи­гәргә өйрәнеп, көндәлек тормышта да шуларны киеп йөрергә теләвен яшерми. Дөрес, араларында һәрберсе милли киемнәрне күпмедер дәрәҗәдә тегеп, киеп караган. Мастер-класста исә алар тәҗрибә уртаклаша, үз осталыгын күрсәтә. Күнекмәләр гап-гади материядә эшләнә. Өйгә кайткач инде аны һәр гүзәл зат катлаулырак технология ярдәмендә башкарып карый ала. Гап-гади тукыма, энә, сәйлән ярдәмендә генә башкарылса да, бу көнне остаханә өстәлләрендә пәйда булган һәр үрнәк затлы, матур иде. Көн дәвамында фәкать милли киемнәрдән  генә йөр­гән ханымнарның кул эш­ләрен халык җырларын җыр­лый-җырлый башкаруы исә кич утыру йоласын хәтер­ләтте.

Әлкидә хәтта малайлар да чигә

Остаханәләрдә милли кием тегү, чигү серләренә өйрәнеп утырган ханымнарны күрәсең дә, араларында яшьләрнең бөтенләй диярлек булмавы күзгә ташлана. Шулай да, борчылырга ир­тәрәк икән. Чарада катнашкан һәр гүзәл зат бу күнек­мәләрне өйрән­чекләренә дә тапшырырга җыена.

Озак еллар Әлки районы­ның Нәби Дәүли исемендәге татар гимназиясендә укыткан Роза ханым Галимова сүзләренә караганда, бүген яшьләр кул эшләре белән аеруча кызыксына. Бу шөгыль­нең акрынлап модага кереп баруы да үзенекен эшли, күрәсең. Лаеклы ялга чыкканнан бирле бары кул эшләре белән шөгыльләнгән Роза ханым озак еллар дәвамында мәктәптә “Алтын куллар” тү­гәрәген җитәкли. “Бәйли­без, чигәбез, курчак­ларга милли костюмнар тегәбез. Түгәрәк­кә малайларга хәтле бик яратып йөри”, – ди җитәкче. “Алтын куллар”да элегрәк шө­гыльләнгән укучылар инде тормышка чыгып, йорт ки­рәк-яракларын да үз куллары белән ясый икән.

Чарада катнашу Роза ханымга файдага булган. Ул үз мәктәпләрендә дә “Ак калфак” оешмасы оештырырга җыена. “Хәзер инде мин бу оешманың эшчәнлеген дә, аны булдыру өчен нәрсәдән тотынырга кирәклеген дә күз алдыма китерәм”, – ди мө­галлимә. Өенә кайткач исә ул, иң беренче эш итеп, оныкларына урамда да киеп йөрер­лек матур милли кием­нәр тегәргә ниятли.

“Бәлки, моны күреп, мәк­тәп укучыларында да кызыксыну уяныр, алар да үрнәк алыр”, – дип өметләнә  Роза ханым. Хәер, ике көн дәва­мында чарада катнашучы­лар­ның үзләре өчен дә тәр­бияви мизгелләр күп булды. Бер гаиләдә туып үскән кызларның “Кызлы йорт” дип исемләнгән концертын да атау җитә. “Бу концертны программага махсус керттек. Катнашучыларыбыз кул эшләренә өй­рәнү белән генә чикләнмичә, биш кызны аякка бастырган батыр анадан үрнәк алып китсен, уйлансын дип тырыштык”, – ди Кадрия ханым.
Катнашучылар, чарадан ка­нәгать калып: “Тагын килер идек”, – дип таралышкан икән, оештыручылар да бу максатка ирешкән дигән сүз.

“Ватаным Татарстан”,
№ 131, 10.09.2014/

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*