tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алматыда Камал исемендәге театр артислары тамашачылар белән очрашу үткәрәчәк
Алматыда Камал исемендәге театр артислары тамашачылар белән очрашу үткәрәчәк

Алматыда Камал исемендәге театр артислары тамашачылар белән очрашу үткәрәчәк

Билгеле булганча, 9-11 сентябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Алматы шәһәренә гастроль сәфәренә чыга.Беренче төркем артистлар Казахстанның икенче башкаласына 7 се үк килеп төшәләр.

8 сентябрьгә артистларның сагынып алган тамашачылары белән очрашуы узачак. Ул М.Ауэзов исемендәге Казах дәүләт Академия театрының кече залында оештырыла. Казан кунаклары көндезге икегә билгеләнгән очрашуга милләттәшләребезне көтеп кала. Соңгы мәртәбә камаллылар Алматыга 2007 елда килгән иделәр.

Гастроль репертуары:

9 сентябрь – “Бабайлар чуагы” И.Зәйниев

10 сентябрь – “Мулла” Т.Миңнуллин

11 сентябрь – “Гөргөри кияүләре” Т.Миңнуллин

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*