tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай кызы нәфис гимнастика буенча халыкара турнирда көмеш медаль алган
Азнакай кызы нәфис гимнастика буенча халыкара турнирда көмеш медаль алган

Азнакай кызы нәфис гимнастика буенча халыкара турнирда көмеш медаль алган

Декабрь азагында Дубайда узган нәфис гимнастика буенча халыкара турнирда Азнакайдан 6 яшьлек Әминә Кәримова көмеш медаль яулап кайтты. Кечкенә кызны зур җиңүе белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да тәбрикләде, дип хәбәр итә район газетасы.

Моннан ике ел элек шәһәребездә гимнастика түгәрәге ачылачагын ишеткәч, әнисе Әминәне бик теләп бирегә китерә. Спортның бу төрен дә, тренерлары Виктория Булатованы да кыз шунда ук яратып өлгерә. Әмма бар да җиңел генә бирелми. Әминә бер айдан соң гына шпагатка утырырга өйрәнә.

“Дубайда 43 илдән иң көчле көндәшләр катнашты. Ирина Венер-Усманованың гимнастика үзәге кызлары белән ярышырга туры килүен генә әйтү дә җитәдер. Моңа кадәр Дубайда безнең кызларның пьедесталга күтәрелгәннәре юк иде әле. Икенче урын – кечкенә шәһәрдә ике генә ел шөгыльләнгән бала өчен бик яхшы нәтиҗә ул”, – ди Виктория Булатова.

Тренер әйткәнчә, бардың да җиңдең түгел, моның өчен зур хезмәт таләп ителә, җиде кат тиреңне түгәргә кирәк. Әминә Азнакайдан тыш Әлмәткә барып та тренировкалар үтә, өйдә дә күнегүләр ясаудан туктамый.

“Һәр конкурста катнашу, бигрәк тә чит илләрдә, зур чыгымнар таләп итә. Гимнастика костюмы гына да 20 мең сумнан артты. Икенче ярышка тагын яңаны тектерергә кирәк. Без Дубайга баруда матди ярдәмнәре өчен Марсель Шәйдуллинга һәм депутатыбыз Рөстәм Мөхәммәдиевка рәхмәтлебез”, – ди Лилия Кәримова.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин кечкенә гимнастка Азнакай курчагын һәм Яңа ел күчтәнәчләре бүләк итте.

“Балаларны шундый югары үрләргә күтәргән тренерга, сәләтле балалар тәрбияләгән әти-әниләргә рәхмәт. Виктория Романовна кулы астында 50 бала шөгыльләнә, бик матур уңышлары бар. Киләчәктә Әминә кебек кызлар арасыннан, Азнакайның горурлыгы булып, Олимпия чемпионы да үсеп чыгар дип өметләнәбез”, – диде ул.

 

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*