tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда “Чулпан” премиясен тапшыру тантанасы узды
Азнакайда “Чулпан” премиясен тапшыру тантанасы узды

Азнакайда “Чулпан” премиясен тапшыру тантанасы узды

Быел 23 нче елын уздырылучы “Чулпан” бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы  Халыкара балаларны яклау көнендә үтте.

18 номинация буенча лидерлар, иң яхшы укучылар, яшь хокук сакчылары, техниклар, спортчылар, иҗатчылар, эшмәкәрләр, туган якны өйрәнүчеләр, фермерлар, шулай ук ата-аналар комитетлары, педагог-остазлар бүләкләнде.

Тантананы ачып,  Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга алга таба да уңышлар теләде.

– Без сезнең белән горурланабыз. Чулпан – ул иң якты йолдыз һәм бүген сәхнәгә дә иң булган-уңган балаларыбыз чыга, – дип сәләтле балалар тәрбияләгән әти-әниләргә, педагогларга зур рәхмәтен җиткерде.

Менә 23 ел дәвамында “Чулпан” предприятие-оешмалар, эшмәкәрләр иганәчелегендә үтә. Һәр номинация буенча алар укучыларга премияләр тапшырып, изге теләкләрен җиткерделәр.

Быелгы бәйгедә 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 130 укучы катнашкан. Алар арасында 12 коллектив, 98 укучы, 5 ата-аналар комитеты һәм 15 педагог бар, дип хәбәр итте мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары, конкурсның оештыру комитеты әгъзасы, жюри рәисе Лилия Әхмәдишина.

Бәйрәм республика, халыкарара бәйгеләрдә җиңү яулаган иң яхшы балалар иҗат коллективларының җыр-биюләре белән үрелеп барды.

aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*