enrutat
Баш бит / Бәхетле гаилә – Ватан иминлеге
Бәхетле гаилә – Ватан иминлеге

Бәхетле гаилә – Ватан иминлеге

7 апрель көнне Вятка Аланы шәһәрендә “Ак калфак” оешмасы татар хатын-кызларын “Бүгенге чорда хатын-кызның җәмгыятьтә роле һәм урыны” дигән темага регионара форумга җыйды. Форумда төрле төбәкләрдән килгән 60 кеше катнашты.

Форум — ул фикер алышу

Форум барың бергә җыелып фикер алышу дигәнне аңлата. Шул исәптән Вятка Аланы районы “Союз женщин” иҗтимагый оешмасы рәисе, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Татьяна Васильевна Шахмаева да чакырулы иде. Ул эш тәҗрибәсе белән бүлешеп, хатын-кызларны җәмгыятьнең сәяси тормышында актив катнашырга, үз кандидатураларын җирле сайлауларда идарә органнарына тәкъдим итәргә чакырды. Моңа уңай мисал да бар. Узган көз Иске Пенәгәрдән Фәләхиева Минсәрия Миннехай кызы авыл администрациясе башлыгы сайлауда кандидатурасын теркәгән иде, халык аңа ышаныч күрсәтеп, сайлап куйды. Яңа җитәкче беренче адымнарыннан ук үзен заманча фикер йөртүче эшлекле зат итеп күрсәтә алды.

Күрше Татарстанның Кукмара районында “Ак калфак”ны оештырып җибәргән һәм аның эшчәнлеген күркәм генә итеп алып баручы Зөмәррә ханым Зиганшина шулай ук эш тәҗрибәсенең матур үрнәкләре белән бүлеште.

“Ак калфак” оешмасының Вятка Аланы һәм шәһәре буенча әйдәп баручылар исемлегенә ачыклык кертелде. Район үзәге буенча Рәйсә ханым Мөхәммәтшина, Урта Шөн авыл җирлегендә Рәмзия ханым Габдрахманова, Иске Пенәгәрдә Минсәрия ханым Фәләхиева, Вятканың сул як яры төбәкләрендә Әлфия ханым Сабирова.

Халык педагогикасы

Халык “Үгет-нәсихәт бездән, әдәп белү үзеңнән” дип тәрбия эшендә өлкәннәр ролен билгели. Милли тәрбиядә халык педагогикасының матур бер яңа үрнәге булган Иске Пенәгәрдән ветеран укытучы Әлфия ханым Бәдыгетдинованың гаилә альбомын форумга тәкъдим итү көн тәртибенең икенче соравы иде. Халык педагогикасы ул тәрбия өлкәсендә халыкның үзендә яшәп килүче тәҗрибәгә нигезләнгән карашлар. Гомерен балалар укытуга багышлаган Әлфия ханым гаилә альбомына нәсел-ыруына кагылышлы вакыйгаларны, иҗат иткән бәет һәм шигырьләрен теркәп барган, якыннарының фоторәсемнәрен ябыштырган, татар халкында буыннан буынга күчеп килеп камилләшкән милли рухны бар итүче һәм ныгытучы үгет-нәсихәтләрен теркәгән.

 Мин моны кешеләргә күрсәтү өчен эшләмәгән идем, бу бары тик үз гаилә эчендә генә булырга тиешле альбом, — диде Әлфия ханым сүз бирелгәч, тыйнак кына. – Бу эшне күңелемнең аерым бер нечкә чагында башладым да, шулай дәвам ителде.

Форум тарафыннан, яшь буынга аерым басым ясамый гына һәм нәкъ шуңа күрә дә күңелләргә каршылыксыз үтеп керү көченә ия булган рухи-әхлакый тәрбия чарасы булып торучы бу альбомны, “Гаилә ядькаре” дип атап, башкарларга да үз нәселе елъязмасын булдырырга тәкъдим булды. Һәр гаиләнең аерым тарихы һәм тәрбия үрнәге, әмма нигезгә гомумкешелек кыйммәтләре салына, чөнки без җәмәгать булып җәмгыять кысаларында яшибез. Глобализациянең чигенмәс бер күренеш булып яшәешнең бар ягын басып килгән бүгенге чорда, безгә, меңнәрчә ел буе күрше халыклар белән бер яссылыкта дусларча яшәрлек итеп формалашкан милли үзаңыбызны саклап калу өчен тырышлык кую кирәк.

Сәламәт яшәү нигезләре

Кешенең яшәеше, аның чын рәвештә аңлы һәм мәгънәле рәвештә бәхетле булып көн итүендә сәламәт булу яки аңа омтылуның роле зур. Мәктәп чорыннан алып без тормышта төрле кагыйдәләрне өйрәнергә һәм алар буенча яшәргә мәҗбүр. Кагыйдә, кайсы гына өлкәне алма, тәртип башы булып тора. Юл йөрү кагыйдәләрен генә алыйк. Без аларны белмәсәк машина йөртү түгел, юл аркылы да чыга алмас идек. Ә сәламәт яшәү кагыйдәләрен бар нечкәлекләре белән беләбезме? Форум көн тәртибенә бу өченче сорау итеп салынган иде.

Без, хатын-кыз, бала тәрбияләүчеләр. Балаларыбыз күпчелектә безнең яшәү рәвешен кабатлый – яхшы ягын да, тискәресен дә. Әни кеше дөрес туклану, сәламәт яшәү нигезләре турында белми икән, аның баласы да ахыр чиктә үзенеке кебек үк чирләр белән интегәчәк.

Саулыкның башы җитәрлек кадәр су эчүдән башлана, — дип белдерде форумга чакырылган махсус кунак — Кукмара район шифаханәсе баш табибы урынбасары, Татарстан Республикасы атказанган табибы Рашат Киям улы Зиганшин. Рашат ага су эчүнең ни микъдарда булырга тиеш икәнлеген табиб буларак җентекләп аңлатты, әйткәннәрен фәнни яктан нигезләде.

Уртача алганда көненә 2 литр су эчәргә тиешбез. 1 кг авырлыкка 30 мл су тиеш. Әгәр син 100 кг икәнсең, сиңа 3 литр су эчәргә кирәк. Моңа чәй, кофе, компотлар керми.

Тыңлап утыручылар Рашат ага тарафыннан гади, шул ук вакытта бик үтемле итеп бирелгән мәгълүмәти чыгышыннан соң шактый уйга калдылар. Соңыннан фикер алышканда җитәрлек рәвештә су эчүнең ни кадәр мөһим икәнлеген белми идем дигән кешеләр дә булды, мин сөтле каты чәйне суга алыштыра алмыйм дигән кеше дә табылды. Бу юл йөрү кагыйдәләре минем өчен түгел дигән сымак яңгырады. Суны ашарга кала 15-20 минут кала һәм ашаганнан соң 1 сәгать үтә вакыттан соң эчсәң, сусаганны басу һәм хәл кертү өчен сөтле кара чәйнең әллә ни кирәклеге калмый, моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм.

Тиңсез хәзинә

Су – яшәү чыганагы. Ата-бабаларыбыздан калган тиңсез хәзинә – эчәр суларга чиксез бай булган яши торган җирләребез. Йортларга су кергән булса да, мөмкинлек булганда кеше чишмә суына бармый калмый. Ө барлык чишмә сулары да эчәргә яраклымы соң?

Вятка Аланы төбәге эчендәге чишмәләрне өйрәнү белән Г. С.Шпагин исемендәге лицейда укый торган Дарья Санникова шөгыльләнә, фәнни җитәкчесе Наталья Михайловна Закирова. Даша безгә ике чишмә суына химик анализы ясавын әйтеп, шуларның берсе эчәргә яраклы түгел дип белдерде. Күп кеше өчен бу яңалык булды.

“Ак калфак” алга таба да эчәр сулар белән кызыксынуын дәвам итәчәк, киләсе очрашуда суга бару, су алуда борынгыдан килгән тәртипләр турында сүз барачак. Суга карата ислам дине тәгълимәте турындада сөйләштек, өлкә диния назәрәтенең мөслимәләр шурасы рәисе Миннегалләм абыстай Дәүләтшина чыгыш ясады.

Туклануда асыл кагыйдә

Гаилә иминлеге төбендәге асыл кагыйдәләрнең берсе – дөрес туклану рәвеше. Бүген ризык күп, тамаклар тук, тик тамак туклыгының икенче ягы да бар – чама югала. Тәмле ашау шулай ук икенче төрлегә әйләнеп бетте – ит булса майлы, башка икән — баллы булсын. Форум игътибарына “Кояш” татар җыры халык ансамбле җитәкчесе Рәйсә ханым Мөхәммәтшина үз туклану рәвешенең кайбер үрнәкләрен тәкъдим итте.

Халкыбыз өстәлендә элек-электән ясмыктан пешерелгән ризыклар урын алган. Бүген күпчелек ясмыкны кулланмый. Рәйсә ханым исә ясмыкны бүрттереп, чи килеш ашарга тәкъдим итә. Ул шулай ук җитен орлыгын да бүрттереп алып килгән иде. Бүрттергән очракта орлыкларның, ясмык та иң беренче чиратта үсемлек орлыгы, файдалы яклары әллә ничә тапкырларга арта. Бүрттерелгән ризыкларны һәркемгә татып карарга мөмкинлек булды, аларның ашар өчен тәмле дә икәнлекләренә ышандылар.

Рәйсә ханым шулай ук үтә файдалы коктейль дә тәкъдим итте. Аны ул эрбет чикләвеге белән 10-15 см чамасы үскән бодай үсентесенә су өстәп блендер аша чыгарып ясады. Бу чын мәгънәсендә яшәү көче бирә торган элексир иде.

Кабактан ризыклар татар халкының яраткан ризыгы. Әмма бүгенге күзлектән чыгып караганда кабакны пешерми чи килеш ашау күпкә файдалы икәнлеге билгеле. Соковыжималка аша чыгарылган кабак суына лимон сытып һәм бал салып эчеп карарга тәкъдим ителгәч кайберәүләр әллә ни ышанмый гына тәмләп карады. Нәтиҗәдә, без кабакны гомер буе дөрес ашамаганбыз икән дип, кабак коктейленә дә югары бәя бирелде.

Хәрәкәттә бәрәкәт

Сәламәт яшәү нигезендә хәрәкәт икәнлеген дә онытмыйк. Урта Шөннән килгән Розалия ханым Нуриева авылларында бер төркем хатын-кызларның бүген бик популяр булган финча йөрү белән мавыгуы турында сөйләде. Авылда яшәп тә, ә авыл җирендә хуҗалыкта эшнең иге-чиге юк, теләгән кеше, саулыгы турында кайгыртып, үзенә килешле спорт белән шөгыльләнә ала. Урта Шөнлеләр аерым ара билгеләп җәяү йөрүне максат итеп куйганнар.

Бөтен гәүдәләр язылды, аяк-куллар, буыннар сызлавы басылды, — диде Розалия ханым.

Остаханә һәм башкасы

Форумда остаханә дә эшли иде. Бүген модада булган декупаж – салфетка ябыштырып интерьер бизәү өчен әйберләр ясау серләре белән Әнисә Хәлимова бүлеште.

Форумда катнашучылар өчен ял минутларында концерт программасы тәкъдим ителде.

Киров татарлары региональ мәдәни-мәгариф иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф әфәнде Фәсхетдинов Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты исеменнән катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Форум даимә иганәче эшмәкәр, Вятка Аланы шәһәр думасы депутаты, “Бердәм Россия” сәяси партиясе Киров региональ политсоветы әгъзасы Равил Рамил улы Нургалеев матди ярдәме белән оештырылды. Форум эшендә аның әнисе Нурҗиһан ханым да катнашты. Ватанын сөюче игелекле бала тәрбияләгәне өчен Нурҗиһан ханыма аерым рәхмәт.

Татар хатын-кызларының бүгенге чорда роле һәм урыны турындагы форум тәмам. Нинди чорда яшәвенә карамастан хатын-кыз иң беренче чиратта хатын-кыз булып кала. Иң беренче чиратта күз угы булып гаиләсе, бар яктан аның иминлеге тора. Бәхете гаилә – Ватан иминлеге.

Шәмсия Хәлимова, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.
Шәмсия Хәлимова һәм Әлфия Фәләхетдинова фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*