tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда VI мөселман яшьләре форумы узачак. Катнашу өчен гаризалар кабул ителә!
Болгарда VI мөселман яшьләре форумы узачак. Катнашу өчен гаризалар кабул ителә!

Болгарда VI мөселман яшьләре форумы узачак. Катнашу өчен гаризалар кабул ителә!

2018 елның 22 -29 июль көннәрендә Болгарда VI мөселман яшьләре форумы узачак. Ел саен уздырыла торган массакүләм җыелышта 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь мөселманнар катнашачак. Форумның махсус кунагы – галим, остаз Әбү Али Әл-Әшгари. Форум көннәрендә катнашучыларны Ислам, шулай хәдис белеме, гакыйдә, фикһ буенча дәресләр көтә. Моннан тыш, программада күңел ачу чаралары да каралган: викториналар, мастер-класслар, тренинглар, “күңелле стартлар” һәм төрле спорт ярышлары. Форум Болгарның палаткалар шәһәрчеге территориясендә уздырылачак. Анда катнашу өчен түбәндәге шартларны үтәү зарури:

  1. Сылтамасы буенча үтеп, онлайн-гаризаны тутырып, регистрацияне узарга (сылтама ачылмаса, аны браузер тәрәзәсенә куеп ачып карарга мөмкин).
  2. “Мин Форумда ни өчен катнашырга телим” темасына пост язарга, фмм_6 хештегын куярга һәм социаль челтәрләргә элеп куярга.
  3. Ислам нигезләре буенча белемнәрне бәяләү өчен тест узарга.

Саулау этабын үткән катнашучылар бер төркемгә берләштерелә һәм Болгарга сәяхәткә әзерләнәчәк. Гаризалар 30 июльгә кадәр кабул ителә. Казанга кадәр юл чыгымнарын һәркем үз өстенә ала. Тулырак мәгълүмат – монда.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*