tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның XVII Федераль Сабантуе бәйрәме белән котлавы
Бөтендөнья татар конгрессы  Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның XVII Федераль Сабантуе бәйрәме  белән котлавы

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның XVII Федераль Сабантуе бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, Әстерхан халкы!

 

Сезне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән XVII Федераль Сабантуе бәйрәме  белән ихлас күңелдән котлыйм.

Сабантуй  ул  – бөтендөнья мирасына, кабатланмас  хәзинәгә әверелгән бик борынгы да, шул ук вакытта мәңге яшь тә бәйрәм. Анда гасырларның яңарышы, татарларның йөзе һәм тарихы чагыла. Әлеге бәйрәм милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезнең, җыр-моңнарыбыз, фольклорыбыз, дәртле биюләребез саклануының ачык үрнәге һәм халкыбыз бердәмлегенең рухи символы булып тора.

Әстерхан җирлеге – татар халкы тарихында мөһим роль уйнаган төбәк. Алтын Урда чорында Хаҗи-Тархан шәһәре дөньядагы иң эре сәүдә үзәкләренең берсе булып тора, Казан ханлыгында ханбикә булып торган Сөембикәнең туган ягы, ватаны шушы төбәк булуы һәм башка тарихи фактлар – татарлар өчен зур горурлык.

Федераль Сабантуй – Россиядәге татар дөньясы өчен бик әһәмиятле вакыйга. Чөнки бүгенге көндә Сабантуй татарларны гына түгел, гомумән, барлык Россия халыкларын берләштереп торучы иң зур һәм мөһим бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. 130дан артык милләт вәкиле яшәгән Әстерханда чираттагы Федераль Сабантуй уздырылуы, милләтләр арасындагы дуслык, татулык җепләренең нык булуына бер дәлил булып тора.

Бөтен халык бәйрәменә әверелгән Сабантуй быел да онытылмаслык матур хисләр калдырсын, мавыктыргыч ярышлардан, уен-көлке, күңел ачулардан алган күңел күтәренкелеге алдагы көнгә якты өмет-ышанычлар тудырсын, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, дәрт өстәсен, ел буенча җитәрлек итеп җанга рәхәтлек бирсен!

Барлык Сабантуй кунакларына, оештыручыларга саулык-сәламәтлек, имин көннәр телим. Әлеге Сабантуй һәрберебез өчен сөенечле вакыйгаларга бай булып, якты хатирәләре белән истә калсын.

Ихтирам белән,

Бөтендөнья татар конгрессы

Башкарма комитеты рәисе

Р.З.Закиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*