tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Свердловск өлкәсенә барачак
Бүген Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Свердловск өлкәсенә барачак

Бүген Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Свердловск өлкәсенә барачак

Иртәгә, 20 нче декабрьдә, Екатеринбург шәһәрендә  Урта Урал төбәге халыкларының күпкырлы гореф-гадәтләренә, йолаларына багышланган конференция узачак. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әлеге чарада катнаша. Конференция Свердловск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырыла.

Милли Шура рәисе Свердловск өлкәсендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән дә очрашачак. Сәфәр Свердловск өлкәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга йомгак ясау тантанасы белән тәмамлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*