tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров VII Россиякүләм милли бердәмлек форумында катнашты
Данис Шакиров VII Россиякүләм милли бердәмлек форумында катнашты

Данис Шакиров VII Россиякүләм милли бердәмлек форумында катнашты

Бүген Пермь шәһәрендә VII Россиякүләм милли бердәмлек форумы үз эшен башлады.

Ачылу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Биредә ул катнашучыларны Форум ачылышы белән котлады һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламләү хатын укыды.

Шулай ук Данис Шакиров Пермь крае Губернаторы Администрациясе җитәкчесе Леонид Политовка һәм Россия халыклары Ассамблеясе рәисе Светлана Смирновага истәлекле бүләкләр тапшырды. Алар арасында “Татарлар: гамәл стратегиясе” брошюрасы да бар иде.

Исегезгә төшерәбез, Россиякүләм милли бердәмлек форумы — милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсен үстерү перспективалары буенча фикер алышу өчен бердәм гомумроссия мәйданчыгы.

Форум 16 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр барачак.

Оештыручылар: Пермь крае Губернаторы Администрациясе һәм Россия халыклары Ассамблеясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*