tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гасырларга күчкән батырлык
Гасырларга күчкән батырлык

Гасырларга күчкән батырлык

Бүген,  11 апрель көнне,  Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрылыгы мәдәният үзәгендә,  Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган “Гасырларга күчкән батырлык” акциясе кысаларында уздырылган үзешчән сәнгать осталары бәйгесенең йомгаклау туры  үтте.

Бәйгенең алдагы этаплары  Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендә уздырыла.

Бүген мәдәният  үзәгендә бәйгедә катнашучыларның иң–иңнәре җыелган. Монда балалар да, яшүсмерләр дә, урта яшьтәгеләр  дә бар. Алар   рус, татар телләрендә матур җырлар җырлап, бию осталыкларын, төрле музыкаль инструментларда уйнау һөнәрләрен мәртәбәле жюрига  тәкъдим иттеләр.

Бәйгенең иң  олы кунаклары Бөек Ватан сугышы ветераннары булды.

Киләчәк буыннарыбыз бүгенге матур тормышның нинди бәя белән алынганлыгын онытмасыннар, хәтерләрендә сакласыннар иде.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*