tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гыйлем дә алдылар, ял да иттеләр
Гыйлем дә алдылар, ял да иттеләр

Гыйлем дә алдылар, ял да иттеләр

Балалар тәрбиясе хакында пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. балаларга гаять зур мәртәбә һәм әһәмият биреп, үзенең бер мөбарәк хәдисендә: “Балаларга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез,”– дигән. Хәдиснең мәгънәсе – ата-аналар өчен бала тәрбияләү, дини гыйлем бирү төп вазыйфалардан санала. Аллаһка ышанган һәрбер кешенең изге бурычы – бала күңелендә безнең Раббыбызга, бөтен нәрсәне камил итеп Яратучыга, Аның диненә карата, дөрес караш уяту.

Җәйге чорда балаларның ялын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру өчен Яңа Йөрек авылы мәчетендә ел да җәйге лагерь оештырыла. Быел ул ун көн дәвам итте. Соңгы унберенче көнендә бәйрәм чарасы узды.

Авыл балалары белән бергә каникулга кайткан кунак малайлар һәм кызлар да лагерьдә рәхәтләнеп ял иттеләр. Мәчеттә оештырылган лагерь булгач, әлбәттә аның беренче максаты – балаларны дингә өндәү, күпме дә булса дини тәрбия һәм гыйлем бирү. Лагерьга барысы 26 бала йөргән. Аларны өч төркемгә бүлеп дини дәресләр укыталар. Өлкән группаны мәчетнең имам-хатыйбы, мөгаллим Фәрит хәзрәт Нигъмәтҗанов укыта. Урта яшьтәге төркем белән мөгаллимә Бәлхия апа Әхмәтова шөгыльләнә һәм кечкенәләр белән Алсу ханым Нигъмәтҗанова беренче адымнар ясыйлар. Фәрит хәзрәт әйтүенчә, лагерьга йөргән балаларның алтысы намаз укый белә.

Бәйрәм чарасына 36 ба-ла, әти-әниләр, әби-бабалар белән килгән. Тантаналы өлешне Фәрит хәзрәт вәгазе белән башланды. “Аллаһка шөкер итү” темасына сөйләнгән вәгазь балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик кирәкле, файдалы вәгазь булды.
– Аллаһы Тәгалә безгә Коръәндә шөкер итәргә, рәхмәтләр әйтергә куша. Аллаһының биргәннәрен йөрәк белән тану – бу инде шөкер итү була. Раббыбызның кушканнарын үтәү (намаз уку, ураза тоту, хаҗга бару, зәкят бирү, әти-әни сүзен тыңлау) – бу да шөкер итү. Тән өчен намаз укыйбыз, сәламәтлек өчен ураза тотабыз, байлык өчен зәкят түлибез. Безне искә төшерсәләр, мактасалар, безгә рәхәт була. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Мине искә төшерсәгез, мин дә сезне искә алырмын. Шөкер итсәгез, нигъмәтләрне өстәрмен”, – ди. Намаз укып, ураза тотып, бисмилләһ әйтеп, вәгазь сөйләп, без Аллаһыны искә алабыз. Шөкер итсәк, сәламәтлекне яхшырак бирә, күңел тынычлыгын өсти, бә-рәкәт бирә. (Акчаны күпме эшләсәк тә, бәрәкәте булмаса, файдасы булмый).

Аллаһы Тәгалә безгә сатып алып булмый торган әйберләрне күп биргән. Без ашый алабыз, ашаганны кире чыгара алабыз, күрәбез, ишетәбез һәм бик күп башкасы. Әмма, Аллаһ “Миңа бик аз кешеләр шөкер итәләр” дигән. Без Аңа рәхмәт йөзеннән ул кушканнарны үтәргә тиеш.

Безнең нигъмәтләребез әти-әни ризалыгыннан да тора икән. Аллаһы Тәгалә “Локман” сүрәсендә 14 аятьтә әйтә: “Кешегә без ата-ана- сына яхшылык итәргә әмер иттек, баланы анасы зәгыйфлек өстенә зәгыйфлек белән китерде, ягъни корсагында авырлык белән күтәрде, вә авырлык белән тудырды, вә аның баласын имезмәге ике елдыр, дәхи кешегә, Миңа вә ата-анаңа шөкер ит, дип боердык, бит ахырында миңа кайтасыз”.
Бәйрәм көнгә балалар Бәлхия апалары белән бергә шигырьләр әзерләгәннәр, дин темасына шигырьләр сөйләделәр. Бәлхия апа әти-әниләргә балаларын мәчеткә җибәргәннәре өчен зур рәхмәт белдерде.

– Без балаларны мәчеткә Аллаһының ризалыгын алыр өчен җибәрәбез. Монда алар сүрәләр өйрәнделәр. Белгән сүрәләрен онытмасыннар өчен кабатлатып торсагыз иде, – дип, әти-әниләргә мөрәҗәгать итте.

Дәресләрдә балаларга тырышлыкларына карап мөгаллим-мөгаллимәләр баллар куеп барганнар. Иң күп баллар җыйган урта яшьтәгеләр группасы шәкертләре Ранил, Идрис, Гөлүсә, Руфина һәм өлкән яшьтәгеләр төркеменнән Радик, Әнисә, Рамилә аерым бүләкләргә лаек булдылар.

Ислам дине буенча сораулар биреп, Фәрит хәзрәт уздырган викторина да бик мавыктыргыч һәм файдалы булды. Лагерь көннәрендә мәчеттә Бәлхия һәм Алсу апалары балаларны көн саен тәмле чәйләр белән сыйлый. Бүгенге бәйрәм көнендә Галимҗан абыйлары һәм Сәгадәт апалары ишегалдында казан асып үзбәкчә пылау пешерделәр. Мәчеткә килгән балалар да, өлкәннәр дә пылаулы, мул тәгамлы өстәл артында кунак булдылар. Балаларга күңел ачу турында да онытмаганнар. Кукмара районы Яңа Сәрдек авылы имамы Раил хәзрәт Шакиров гаиләсе алып килгән сикерү җайланмасында сикерделәр, квадрациклда йөрделәр, татлы мамык ашадылар. Болар барысы да бушлай. Балаларны ислам дине белән тәрбияләүдә тырышып йөрүчеләрнең барысы да Аллаһының рәхмәтендә булсыннар.

Рәмзия ХӘКИМОВА

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*