enrutat
Баш бит / Кукмаралыларның Кырлай якларына сәяхәте
Кукмаралыларның Кырлай якларына сәяхәте

Кукмаралыларның Кырлай якларына сәяхәте

Арча ягы туристлар маршрутына гажәп бай як. Моның өстенә кунакларны ихлас күңелдән каршы алып озатулары да күңелгә сары май булып ята. Халык бигрәк тә Тукай маршруты буенча күп киләдер дип уйлыйм. Былтыр гына “Ак калфак” оешмасы белән килеп, өч көн эчендә Арчаның бик күп җирләрендә булып, кунакчыллыгын күрергә туры килде. Бу көннәрдә Арчабыз белән горурланып йөрдем. Ничек матурланган,баеган ул хәзер! Халык күңелендәге байлыкны да матур итеп торгыза, күрсәтә беләләр. Район җитәкчесенең дә бу юнәлешетә битрараф булмавы,халыкка якын булуы күңелне сөендерә. Ә инде Мөхетдинов Рафис улы җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләренең ”Эх” тә димичә,якты йөз, тәмле сүз белән кунакларны озатып, оештырып йөрүләре һәркемнең күңелендә матур хатирә булып сакланадыр, дип уйлыйм.

Быел исә без, Кукмара яклары, ”Наз” сәламәтләндерү үзәге һәм “Ак калфак” оешмасы белән берлектә янә Кырлай якларына сәяхәт кылырга тәвәккәләдек. Рамил Рафисовичка шалтыратуга, ул бик теләп, безне үзе каршы алачагын белдергәч, күңелләребез күтәрелеп китте һәм без кырык кеше юлга чыктык. Көне дә бик матур иде. Арчаның үзендэ ул көнне берничә чара булуга карамастан, Рамил Рафисович безне музей директоры Дамир Абдуллин белән каршы алды. Тукай әкияте геройларының каршы алуы күпләр өчен яңалык булды. Музей директоры безгә музейның төзелү тарихы турында сөйләде, ә Сөмбел Минхаҗева музейда безне сөекле Тукаебыз тормышына алып кереп китте. Чын татарча, Арча ягы сөйләме, ягымлы тавышы, Тукай тормышыннан бик күп күп истәлекләр белән хәбәрдар булуы барыбызга да бик ошады. Сәгъди ага йортында булу, Тукай чишмәсенең суыннан авыз итү, авыл белән танышу – барысы да күңелгә ятышлы булды.

Эшләү дәверендә Кырлайга балалар белән 7-8 тапкыр килгәнбездер. Әмма соңгы елларда булган үзгәрешләр шаккаттыра: Тукаебызга булган хөрмәт,ярату хисләре һәр почмактан бөркеп тора. Гаҗәеп олы йөрәкле Таттелеком җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллинның олы ярдәме турында хәбәрдар булдык.Аның алдында да баш иябез. Игелекләре үзенә меңе белән кайтсын, сәламәт булсын! Үзебез дә буш бармадык: музейга үземнең архивымда яткан Тукайның революциягә кадәр чыккан шигырьләр җыентыгын, Агишевның тукай тормышына багышлап 1941 елда чыккан китабын һәм Тукайның “Исемдә калганнар” китабының 1951 елда чыккан вариантын бүләк иттек. Моның өстенә, укыту дәверендә гомерем буе Тукай турында җыйган газета -журнал материалларын (200 биттән артык), үземнең “Тукай– рәсем сәнгатендә”, Тукай образы якташларыбыз (Кукмаралылар) иҗатында дигән китапларымны һәм аның презентациясен дә музейга тапшырдым: рәхәтләнеп куллансыннар гына!

Сәфәр кылучыларыбыз арасында өлкән яшьтәгеләр дә күп иде.Әмма ник берсе арыдым дип зарлансын! Рәхмәт әйтеп туймыйлар. Инде зур рухи азык алып, экскурсиябез тәмамлангач, ресторанга кереп әзер өстәлләр артында тамак ялгадык. Сыйларыбыз да искиткеч тәмле булды. Җиренә җиткереп пешерә дә беләләр икән монда!

Язмабыз ахырында шундый эчтәлекле, истә калырлык экскурсия өчен Рамил Рафисовичка һәм безгә хезмәт күрсәткән барлык хезмәткәрләгә ихластан тирән рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез, үзебезгә Кукмарага да чакырып калабыз.

Кукмара “АК калфак” оешмасы җитәкчесе Җиһаншина З.Н. , Кәбирова, Л .Х.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*