enrutat
Баш бит / Ничек татар тәрбияләргә? Дин әһелләре форумында шул сорауга җавап эзләде
Ничек татар тәрбияләргә? Дин әһелләре форумында шул сорауга җавап эзләде

Ничек татар тәрбияләргә? Дин әһелләре форумында шул сорауга җавап эзләде

Шаулап-гөрләп, X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы да узып китте. Бүген иле­безнең 70 төбә­ген­нән килгән делегатлар Изге Болгар җыенында катнашачак. Форум бик эшлекле узды. Моңа, мөгаен, форум­ның пленар утырышына Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­хановның фатиха би­рүе дә сәбәпче булгандыр.

– Татар халкы мең елдан артык мөселман дөньясы­ның әһәмиятле өлеше булып тора. Гасырлар буе ислам дине милли үзенчә­ле­гебезнең асылын тәшкил итә. Төрле кыенлыкларга ка­рамастан, торып басып, алга атлый алдык. Ислам дине һәрвакыт милли яңа­рышның төп көче булды. XIX гасырда да шулай булган, хәзер дә шулай бара, – дип, ул унынчы мәртәбә уздырылучы дин әһелләре форумының милләтебезне берләштерүче, 2020 елда булачак җан исәбе алуда бердәмлегебезне ныгытучы бер чара булачагына өмет баглавын белдерде.

Төбәкләрдән килгән дин әһелләре исә халкыбызга, беренче чиратта балаларыбызга дини һәм милли белем бирүдә Татарстанга күз текәп торуларын җиткерде.

– Татар баласы ислам дине нигезләрен үз ана те­лендә өйрәнергә тиеш. Ни гаҗәп, күп кенә ата-аналар мәктәптә ислам дине ни­гезләрен укыту мөм­кинлеге барлыгын белми, белсә дә, мәктәптән моны таләп итми. Хәзер күп кенә төбәк­ләрдә урыс балаларына православие дине нигез­ләре укытыла. Шул ук вакытта татар балалары бүген татар те­лендә язылган, федераль дә­рәҗәдә расланган “Ислам дине ни­гезләре” дигән дәрес­лек­тән мәхрүм. Дәүләт мөм­кинлек биреп тора, без шуннан файдаланмыйбыз, – диде Россия Ислам мәгарифе шу­расының ресурс-методик үзәге җи­тәкчесе, Чуашстан­ның Комсомол районындагы Тукай авылы имам-хатыйбы Наил хәзрәт Җамалетдинов. Ул озакка сузмый шундый дә­реслек нәшер итәргә, ислам дине нигез­ләрен укы­тучы­ларның белемен күтәрү курслары оештырырга, ур­так мәгъ­лүмат базасы булдырырга, әлеге фәнне укытучыларны әзерләүне җай­га салырга, бу эшнең нәти­җәлелеген кү­тәрү, балаларда кызыксыну уяту максатында, әлеге фән буенча тө­бәк һәм бөтенрос­сия олим­пиадалары уздырырга чакырды. Мондый киң колачлы методик базаны Татарстан гына булдыра ала, дип, ул бу җаваплы эштә Татарстан Президентыннан яр­дәм сорады.

Татарстан мә­четләрендә хәзер читтән кайткан милләт­тәшләребез дә татар теле, татар тарихы, ислам дине ни­гезләре буенча сабак ала. Республикабыздан читтә мондый мөмкинлек юк. Шуның өчен дә РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин әлеге “Без – татарлар” курсын, онлайн мәдрәсә итеп, бөтен Россия төбәкләренә тәкъдим итәргә җыенуын белдерде.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөс­тәм Вәлиуллин әйткәнчә, туган телебезне саклап калу өчен, имамнарыбыз кайда гына яшәсә, эшләсә дә, атнага ки­мендә ун минутлык татарча вәгазь сөйли ала, шушы рә­вешле халкыбызны туган тел мохитендә яшә­тә, милли мохитне күп­медер саклый ала. Әнә Сахалин өлкәсе имам-мөхтә­сибе Җамал хәзрәт Гарифуллин үзләрендә балалар үзәге төзи башлаган. “Ни кызганыч, бабайларыбыз да үз оныклары белән өй­ләрендә урысча сөйләшә. Гаиләдә нигез салып кал­дырсаң, бала туган телен беркайчан да онытмый ул”, – дип, сәхнәгә бер­сеннән берсе кечкенә өч баласын чакырып менгерде. Күз ти­мәсен: берсен берсе уздырып, бернинди акцентсыз Тукай һәм Шәүкәт Галиев ши­гырь­ләрен сөйләде нә­ниләр! Менә бит: Ерак Көнчыгышта да туган телне саклап калып була икән. Билгеле, тора-ба­ра, мәктәп­нең тәэсире булмый калмас. Әмма мондый әти-әниләр булганда, бу са­бый­ларның туган телебезне саклаячаклары, онытмаячак­лары бәхәссез!

Туган телне саклау, әл­бәттә, мәдәни мирасыбызны саклау һәм үстерү –  тә­гаен алганда, Ризаэддин Фәх­ретдин­нең әлегәчә басылып чыкмаган, дөнья күрмәгән әсәрлә­рен, нәшер итеп, халыкка җиткерү дә ул. Туган тел, милли мәдәният – китап кына тү­гел, әби-баба­ларыбызның кабер ташлары да ул! Бу уңайдан Кукмара районының Мәчкәрә авылы мисалы аеруча гый­б­рәтле. Мәчкәрәлеләр, бо­рын­гы кабер ташларыбыз яры­ла, ватыла, җуела бит дип, аларны торгызу эшенә алынган. “Бер кабер ташын терге­зергә ике сәгать вакыт җитә. Бу эш 150 сумга төшә. Хәзер без 190 кабер ташын тергездек. Кабер ташларын барлагыз, саклагыз. Болар да бит – безнең тарих”, – дип сөйләде олуг мөнбәр­дән мәчкәрәлеләр.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*