tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск губернаторы татар халкының өлкә үсешендәге өлешен дуслык белән бәяли
Новосибирск губернаторы татар халкының өлкә үсешендәге өлешен дуслык белән бәяли

Новосибирск губернаторы татар халкының өлкә үсешендәге өлешен дуслык белән бәяли

Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников татар халкының регион үсешенә керткән өлешен югары бәяләде. Бу хакта ул бүген федераль Сабан туенда журналистлар белән очрашуда әйтте.

Бүген без “Себергә кем иртәрәк килде – татарлармы, рус казакларымы икән?” дигән сорауга җавап эзләдек дип шаяртты башта Андрей Травников.
Губернатор татар халкының бу якның тарихи үсешенә керткән өлеше бик зур булуын билгеләп үтте. Регионның икътисади үсешенә керткән өлеше дә бик җитди, ул ике якка да файдалы, диде ул.

“Безнең галимнәр эшләп чыгарган технологияләрне татар нефтьчеләре куллана. Без регионара волейбол үзәге проектын Казаннан отып алдык. Безнең авиатөзүчеләр белән сезнекеләр уртак эшчәнлек алып бара. Үзара мөнәсәбәтләрне акча белән үлчәп булыр иде, әмма мин аны дустанә мөнәсәбәтләр белән бәяләр идем”, – диде Травников.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников төбәкләр арасында эшлекле хезмәттәшлек турында килешүнең яңа редакциясен һәм 2019-2021 елларда аны тормышка ашыру программасын имзалады.

Алсу Исмәгыйлева

 tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*