tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Прокопьевск татарлары: милләтне саклап калуда милли ризыкларның да өлеше зур
Прокопьевск татарлары: милләтне саклап калуда милли ризыкларның да өлеше зур

Прокопьевск татарлары: милләтне саклап калуда милли ризыкларның да өлеше зур

Кемер өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә яшәүче татарлар гореф-гадәтләрне, телне саклау буенча күп кенә кызыклы чаралар оештыралар. Бу юлы алар татар халкының милли ашлары буенча конкрс үткәргәннәр. Бәйгенең таләбе беренче карашка гади кебек. Ләкин хуҗабикәләрдән чын татар ашлары әзерләү таләп ителә.

Нәтиҗәдә, конкурс көнне табын түрен халкыбызның иң тәмле, иң популяр ризыклары бизи. Чәк-чәк, кош теле, тәмле пиролар, гөбәдия- бар да бар. Мондый тәм-томнарны үзе дә пешереп карарга теләүчеләр өчен, рецепларын да тәкъдим итәләр.

Милли ризыкларыбыз Прокопьевск татарларына бер табын янына җыелып, аралашу, танышу мөмкинлеген бирде. Чәй эчә-эчә, милләттәшләр татар җырларын да искә төшерә, бииләр дә. Бәйрәмгә яшьләрне, балаларны да чакырганнар. Алар күреп үсәргә тиеш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*