tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ригада Сабан туе 2016
Ригада Сабан туе 2016

Ригада Сабан туе 2016

4 июньдә Латвиянең башкаласы Рига шәһәрендә Сабан туе узды.

Бәйрәм Латвиянең Мәдәният министырлыгы, Рига думасының Мәгәриф, Мәдәният һәм спорт Департаменты, Татарстан мәдәният министырлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы финанс ярдәмендә һәм АНКОЛ проекты нигезендә оештырылды. Латвиянең «Идел» татар җәмгыяте һәм ватандашлар берләшмәсе «Латвиянең Башкорт Корылтае оештырып, татарларны һәм башкортларны бергә жыйганар.

Бәйрәм  сәламләү һәм Сабан туе котлавы белән ачылды. Литва һәм Эстония татар жәмгыятеләре бәйрәм белән тәбрикләде.

Кояшлы көн иде.  Сабан туе концерт белән башланды. Сабан туе хуҗалары кунакларны матур, татар халык җырлары белән каршы алдылар. Татарстанның халык артисткасы  Римма Ибраһимова кунакларны биетте дә, жылатты да. Һәрбер кунакның күңелен күрде. Казанда популяр җырчы, Халыкара конкурслар лауреаты Лилиана Газизова үзенең репертуарынан күп җырларын яңгыратты.  Ригадан Ринат Фәизов гитарада  үзе уйнап берничә татар җыры башкарды. Висагинастан татар ансамбле чыгышын «Мирас» Сабан туе бүләге итеп тапшырды.

Сабан туенда барлык традицион милли уеннар оештырылды. Алар арасында: капчык белән сугышу, көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, катыктан тиен акча эзләү, онга чуму, капчык киеп йөгерү кебек ярышлар булды. Көрәш тә үткәрелде. Армрестлинг дигән спортның бер төре Сабан туеның бизәге булып торды.

Бәйрәмнең дәвамында АНКОЛ болынында бөтен Сабан туе кунаклары өстәл артына чакырылды, аларга татар милли ризыклары белән чәй эчәртелде. Хуҗабикәләр бәйрәмгә чәк-чәк, пәрәмәч һәм башка милли ризыклары пешереп алып килгәннәр иде. Шулай ук кунаклар тәмле пылау белән дә сыйландылар. Татар һәм башкорт җәмгыятьләре бәйрәмдә үзара якыннан аралаша алдылар.

Рига шәһәрендә Сабан туе бик тә югары дәрәҗәдә узды дияргә була. Биредә көн күрүче татар-башкорт милли гореф-гадәтләребезне онытмаган һәм бу бәйрәмдә дә ачык күренде.

Балтыйк буе татарлары һәм башкортлары үзара дус, бердәм булуын чираттагы Сабан туе дәлилләде. Казан артистлары барлык кунакларның күңелен күтәрде. Дизайнер Артур Шагеевка аеруча рәхмәтебезне белдерәбез. Латвиянең Мәдәният министырлыгы, Рига думасының Мәгәриф, Мәдәният һәм спорт Департаментына, Татарстан Республикасының Мәдәният Министырлыгына һәм Татар Конгрессына без бик рәхмәтле! Барлык килгән кунакларга рәхәмәтебезне белдерәбез! Исән-имин булыгыз! Сабан туе котлы булсын!

Ләйсән Билал. Ринат Ахун фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*