tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Федерациясенең төбәкләрендәге татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре игътибарына
Россия Федерациясенең төбәкләрендәге татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре игътибарына

Россия Федерациясенең төбәкләрендәге татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре игътибарына

Мөхтәрәм дуслар!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә 2013 елдан башлап ЕF Education First  компаниясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты “Ана теле” – татар телен дистанцион өйрәнү проектын тормышка ашыра.

«Ана теле» проекты татар телендә камил дәрәҗәдә сөйләшү һәм татар халкының мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бирә. Дистанцион уку татар телен өйрәнергә теләгән барлык татарстанлылар һәм чит ил вәкилләре өчен дә каралган.

Бүгенге көндә 20 000 кеше әлеге проектны уңышлы тәмамлап, сертификатлар алдылар.

2016 елның 1 февраленнән башлап “Ана теле” проекты яңартылган система буенча эшли башлаячак: укуны тәмамлаган катнашучылар сертификатлар алып, проекттан чыгачак һәм яңа укырга керүчеләргә 10000 лицензия тапшырылачак.

Сездән татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең исемлеген (кушымтада күрсәтелгән үрнәк буенча тутырып) 2015 елның 1 ноябренә кадәр Бөтендөнья татар конгрессына [email protected] яки [email protected]  электрон адресына җибәрүегезне сорыйбыз.

Заявка на участие АНА ТЕЛЕ таблица

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*